Category Archives: Хатын-кыз сыйфатлары

Хатын-кыз ия булырга тиешле сыйфатлар хакында

Нәсел китабының бер бите (Әни ягыннан бабам Габдрахман улы Мансур һәм әбием Борһанетдин кызы Рәвилә гаиләсе)

Салкын Чишмә авылы тарихында минем бабам Габдрахманов Мансур Габдрахман улы һәм әбием Габдрахманова Рәвилә Борһан кызы да матур эз калдырган. Кызганыч, үзләре исән чагында алар сөйләгәннәрне язып алырга беребезнең дә башына килмәгән. Бер дә онытылмас кебек тоелган хәтирәләр урынына яңалары өстәлә торгач хәтер киштәләренә дә тузан кунган. Шулай да әбием белән бабаем тормышыннан кайбер вакыйгалар, таныш-белешләр, авылдашлар сөйләве белән тулыландырып бу китап битләрендә калырга хаклы дип уйлыйм.

Мансур бабайның нәсел җепләре Зур Сәрдек авылына барып тоташа. Аның әтисе Габдрахман бабай Сәрдектә яшәгән.… Алга таба

Posted in Гаилә, Дин, Хатын-кыз сыйфатлары | Leave a comment

Хатын-кыздан ире риза булмаса, аның гыйбадәте кабул булмый — Гөлчирә абыстай Ногманова

Аның белән сөйләшеп утырганда адәм баласында булган ихтыяр көченә, яшәү дәртенә карап сокланасың. Тормышында сынаулары күп булса да, кешедә менә шушы сыйфат булганда, ул барыбер җиңеп чыга, югалмый. Ахыр чиктә, үткән юлына карап үзе дә шакката икән.

Әтисенең 19 нчы кыз баласы

Кукмара районы Чишмәбаш авылында яшәүче, 68 яше белән баручы Ногманова Гөлчирә абыстайның терелегенә, җитезлегенә күзләр тимәсен. Халыкта, ут борчасы диләр аның кебекләр турында. “Мин әтигә 70 яшь булганда 19 нчы кыз баласы булып дөньяга килгәнмен, — дип сөйли ул үзе.… Алга таба

Posted in Дин, Хатын-кыз сыйфатлары | Leave a comment

Ир-атлар өчен чыгарылган шампуньнең хатын-кызга файдасы күп? Чәчтарашчы Алинә Мөлекова киңәшләре

Алинә Мөлекова хезмәт юлын 2004 елда Казанда чәчтарашчы булып башлый. Аннан Яр Чаллы шәһәрендә, соңрак кабат Казанда эшли. Соңгы 5 елда ул Мәскәү шәһәрендә. Укырга, тәҗрибә тупларга дип килгән килеш, монда яшәргә торып кала. Бүгенге көндә биредә зур бер матурлык салонында, Алман-япон компаниясе Goldwell ның чәч косметикасы белән, чәчтараш булып эшли. “Кайчандыр әти-әни акчасына карап утырмас, мөстәкыйль булыр өчен тырышып үзләштергән бу һөнәремне бик яратам. Минем яннан кешеләрнең матур, канәгать булып китүләре ошый миңа”,- ди Алинә.
“Чәчем күп коела”,- дип зарланучылар күп.… Алга таба

Posted in Гүзәллек сере, Хатын-кыз сыйфатлары | Leave a comment

Көзге салкыннарга кадәр чәчәктә булучы бакча гөлләре

Гөлләр – бакчаның бизәге, матурлык, ямь бирүчеләр. Чәчәкләрнең төрлелегенә гаҗәпләнми карау мөмкин түгел. Берьеллык һәм күпьеллык гөлләрне моннан 300 мең еллар элек үк барлыкка килгән дип исәплиләр. Шулай да, һәвәскәр бакчачылар еш кына җәй буе шау чәчәктә утыручы, күпьеллык гөлләргә өстенлек бирә. Ни өчен?
 Бер урыннан күчермичә 2-3 ел үстерергә була;
 Салкыннарга чыдам;
 Алар кышны яхшы кичерә һәм махсус тәрбиягә мохтаҗ түгел;
 Декоратив билгеләрен сезон буена саклыйлар;
 Төрләренең күп булуы нәтиҗәсендә үзенчәлекле композицияләр ясарга мөмкин;
 Аларның чәчәк ату һәм ныклы үсеш чоры җәйнең икенче яртысына туры килә.… Алга таба

Posted in Гаилә, Хатын-кыз сыйфатлары | Leave a comment

«Хобби бизнеска әйләнде»- чигү остасы Римма Закирова декрет ялында акча эшләү ысулын тапкан


Бала белән өйдә утырган вакыт – күпләр өчен эзләнү, үз-үзен табу, хыялларга омтылышлар ясап карау чагы. Үзеңне ниндидер яңа өлкәдә сынап карыйсы, гаиләң өчен файдалы буласы, акча эшлисе килә бу чорда. Бала ялында озак утырганнар, минем белән килешер. Хәзерге интернет заманында яңа шогыльгә өйрәнү өчен мөмкинлек зур. Вакыт табып карыйсың, өйрәнәсең һәм менә: “иске” кулыңа яңа һөнәр. Танышларым арасында тортлар пешереп сатучылар, туйга бокаллар бизәүчеләр, ясалма чәчәкләр ясаучылар, җиләк-җимешләрдән букетлар җыючылар … тагын әллә кемнәр бар. Фантазия һәм эзләнү булган кеше беркайчан да тик утырмый.… Алга таба

Posted in Гаилә, Хатын-кыз сыйфатлары | Leave a comment

Аһ, җиләк! Җыючыларга киңәшләр, кайнатма рецептлары


Быелгы җәйдә бөтен әйбер соңарак калып өлгерә. Узган елларда бу чорда халык җиләк җыеп арган булса, быел әле яңа җир җиләге җитешә. Быел яуган яңгырлар килешкән, җиләкләр эре, сусыл. Елның-елында күпләп җиләк җыючы, тәҗрибәле җиләкчеләр белә: җиләккә иртүк, таң белән йөриләр. Шундый бер танышым иртән 3 тә торып җиләккә чыга. Кеше йокысыннан уянып каенлыкка килгәндә, ул инде чиләкләрен тутырып, иң яхшы аланлыкларда йөреп кайта торган була. Оста җиләкчеләрнең кайбер гади генә киңәшләрен истә тотсак файдага булыр:
 Җиләкнең вакларына кызыкмагыз, эреләрен күзләгез.… Алга таба

Posted in Хатын-кыз сыйфатлары | Leave a comment

Туган ягыбызның сайрар кошлары

Сайрар кошлар саны буенча безнең илебез дөньяда беренче урында. Элек-электән кешеләр аларны җырларын тыңлар өчен аулый торган булган. Бөтен сайрар кошларны бер читлеккә урнаштыргач, кызыклы ачышка юлыгалар-кошлар бер-берсенең җырларын отып алып башкача сайрарга сәләтле икән. Кешеләргә аларның җырлары уңай тәэсир итә: кош сайраганын тыңлагач адәм балаларының күңеле йомшара. Кошлар җыры тынычландыра, эшкә активлыкны арттыра.
 Сандугач – безнең якларда иң оста, матур җырлаучы сайрар кош санала. Җәйге җылы кичләрдә аның җырын тыңлап кем генә хозурланмаган икән?! Хәрефләр ярдәмендә тасвирларга тырышсак аның җыры якынча болайрак яңгырый “фюить-трр”.… Алга таба

Posted in Хатын-кыз сыйфатлары | Leave a comment

Гадәти булмаган 10 кайнатма рецепты: үзе тәмле, үзе җайлы

Җир җиләге яки карлыган кайнатмасы белән хәзер беркемне дә гаҗәпләндереп булмый. Ә уңган хуҗабикәләр һәрчак якыннарын һәм кунакларын ниндидер ят ризыклар белән сөендерергә ярата. Җиләк-җимешләрнең өлгергән чорында, гадәти булмаган варенье рецептларын белеп тору ярап куяр дип уйлыйбыз. Аш-су әзерләү дәфтәрегезгә теркәп куегыз, кирәге чыкмыйча калмас.

Бөтнек һәм лимон кайнатмасы.
Кирәкле кушылмалар:
— 500 гр сабагыннан чистартылган бөтнек;
— 1 кг шикәр комы;
— 1.5 лимон;
— 1 литр су.
Эшләү тәртибе: бөтнекне ваклап турарга, лимонны кабыгы белән кискәләргә. Су өстәп, көчле булмаган утта 10-15 минут кайнатырга.… Алга таба

Posted in Гаилә, Хатын-кыз сыйфатлары | Leave a comment

Кычыткан тәмле, сәламәтлекне ныгыта, матурлыкны арттыра


Авыл баласыннан “Кычыткан нинди була?”- дип сорыйсы юк. Аны шул авылга кайтып йөрмәгән шәһәр баласы гына белмәс. Ә безнең өчен ул кечкенәдән сүз тыңламаганда эләгә торган “тәрбия чарасы”, терлек һәм кош-корт азыгына өстәп бирергә файдалы кушылма, ачлык вакытында да күп кешегә ризык булган витаминлы үсемлек. Әбиләрдән ишеткәнегез бардыр: “Кар арчылып беренче кычытканнар күренә башласа, безнең өчен зур сөенеч була иде. Чөнки кычытканнан аш, аны киптереп он ясыйбыз. Үзебез өчен дә, балалар өчен дә ризык төрләндерергә менә дигән үсемлек иде ул”, — дип сөйли сугыш чоры кешеләре.… Алга таба

Posted in Гүзәллек сере, Хатын-кыз сыйфатлары | Leave a comment

Рус телендә иҗат итүче татар язучылары

Аларның исем-фамилияләре татар, милләтләре дә. Шулай да алар рус телендә яза. Барысы да шәһәр җирендә туып-үскән. Әдәбиятта каләм чарлауны рус телендә өстенрәк күрсәләр дә, иҗатларындагы персонажлар аша татар милләтенең чалымнарын, характер-кичерешләрен чагылдыра алар. Сүзебез русча иҗат итүче татар язучылары хакында.
Шамил Идиятуллин – 1971 елда Ульяновск шәһәрендә туа. Яр Чаллы, Казан шәһәрләрендә яши. Бүгенге көндә Мәскәү шәһәрендә тора. 1988 елдан журналистика өлкәсендә эшли. 9 ел “Известия Татарстана” газетасында, “Коммерсантъ” нәшрият йортында хезмәт куя. 2003 елдан “Коммерсантъ” нәшрият йортының Мәскәү офисында төбәк бүлеген җитәкли.… Алга таба

Posted in Хатын-кыз сыйфатлары | Leave a comment