Category Archives: Шигырьләр

Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын…

И туган тел, и матур тел
Әткәм-әнкәмнең теле…

Судьба этого человека заставляет удивляться, скорбеть и восхищаться одновременно. Тукай — очень талантливый, образованный человек, прогрессивные взгляды которого вызывали и вызывают уважение. Это известный и даже модный поэт своего времени, книги которого издавались огромными тиражами. По популярности он на третьем месте среди поэтов Российской Империи и на первом – Татарской губернии. Кажется, для безоблачной жизни есть все. А был ли поэт счастлив?

Габдулла Тукай родился 26 апреля 1886 года в деревне Кушлавыч Казанской губернии (ныне Арского района р.… Алга таба

Posted in Җәмгыятьтә хатын-кыз, Шигырьләр | Leave a comment

Сагынганда…

Кайчак уйланам да, хайран калам

Синсез күпме көннәр үтелгән…

Әби дияр кеше булмаганга

Күңелем сагыш белән кителгән.

Синең балкып, нурлы елмаюың

Аркалардан сөеп яратуың.

Барсы истә, мәңгелеккә миндә…

Шулдыр инде җанның сагынуы.

Көттеңме икән мине соң туеңда?

Ак кәфенгә төргәч күрмәдем.

Кулларыңны учларыма алып

«Хуш, әбием бәгърем»,- димәдем.

Исән чакта сиңа әйтә идек:

«Әби зинһар, дога кыл яме!»

Намазлыгың җәеп елый-елый

Син сораучы идең көндәген.

Хәзер безне күзәтәсең микән?

Төшләремә бик еш керәсең.

Авыр чакта моңсу итеп күрәм

Ахры барсын алдан беләсең.… Алга таба

Posted in Шигырьләр | Leave a comment

Аллаһ йорты — нурлы йорт

МЕЧЕТЬКояш әле күзләрен ачмаган,
Караңгылык җәйгән колачын.
Авылым уртасында нурлы йорттан
Азан тавышы күмә дөньясын.

Тәүге намаз яңа көнне котлый
Фәрештәләр зикер әйтәләр.
Имам белән намазга басканнар
Аллаһ шәфәгатен көтәләр.

Каткан күңелләр дә йомшарадыр
Бу — Коръәннең сихри шифасы.
Күз яшьләре тамган намазлыкта
Кояш нурларының уйнашы!

Сокланамын, гаҗәпләнәм шунда
Ваем, куркулардан арынам.
Фикердәшләр белән киңәшләшеп
Алга бару өчен көч алам.

Агач диварларга гүя сеңгән
Тынычлык бирүче мең тойгы.
Мәчет ишеген ачып керү белән
Онытыла дөньялык кайгы.

Имам сөйли кеше күңеленең
Чисталыгы, нуры турында.… Алга таба

Posted in Шигырьләр | Leave a comment

Кадерле Рәвилә әбиемә багышлыйм

эби1Рәҗәп аеның өчесе
Кичке Ахшам вакытында.
Күбәләктәй җаның очты
Аллаһының хозурына.
Яныңда беркем юк иде
Һичкемне син борчымадың.
Нәкъ үзең теләгән кебек
Тыныч кына китеп бардың.
Фәрештәләр Ясин чыгып
Торганнардыр баш очыңда.
Аллаһ дусты булган адәм
Ялгыз булмый беркайчан да.
Яшьтән намазда булгансың
Уразаңны калдырмыйча.
Синдәй ихлас, изге җаннар
Җир йөзендә белмим ничә?!
Бабай белән гомерегез
Уртак иде, үрнәк иде
Күз карашыннан аңлашып
Яшәгән көннәр бар иде.
Һаваларда кыр казлары
Парлы оча, каңгылдаша.
Бакчагызда алмагачлар
Парлы килеш шау чәчәктә.
Иптәшеңнән аерылу
Бигрәк телгәли күңелне.
Алга таба
Posted in Шигырьләр | Leave a comment