Әссәламалейкүм, дустым!

Таныш булыйк! Мин Ногманова Энҗе Мәксут кызы. Миңа 32 яшь. Татарстанда туып үстем. Балачагым авылда, милли тәрбия алып, милли мөхиттә узды. Моның өчен әти-әниемә, әби-бабайларыма бик рәхмәтлемен. Бүгенге көндә Мәскәүдә яшим. Монда килеп гаилә коргач, туган җиреңнән читтә, ят традицияләр, башка телдә сөйләшүчеләр арасында бала тәрбияләүнең беренче кыенлыклары белән очраштым. Туган телең, милләтеңнең бар чагылышы гаиләңә генә кайтып калганда ничек югалып калмаска? Балаларга ничек дөрес кыйбла бирергә? Бу хакта еш уйланам, эзләнәм. Мәскәүдә «Ихлас» мөселманнар берләшмәсендә «Туган тел» түгәрәген оештырып җибәрүем дә шуңа булды. Анда йөрүчеләр белән аралашудан туган фикерләр язмаларымда да еш чагыла.
Әби-бабаем безгә кечкенәдән дини тәрбия бирергә тырышты. Кайбер чакта, үсендереп җибәрү өчен, акча биреп булса да догалар ятлаталар иде, мәрхүмкәйләр. Намазда укылучы Коръән сүрәләрен без мәктәп яшендә белә идек, беренче тапкыр намазга басуым да шул чорда булды. Язмыш сукмаклары Мәскәү белән бәйләгәч рухи дөньям нык үзгәреш, борылыш кичерде. Бу зур шәһәрдә халыкка рухи байлык җитми. Мәскәү — таш кала, бу яктан салкын, төссез шәһәр. Беренче карашка ялтыравык матурлыклар артына зур куркынычлар, бәла-саташулар яшеренгән. Тик һәр нәрсә безнең тормышка тәҗрибә, үсеш алып килә. Бүгенге көндә мин ислам мәдрәсәсендә 3 курста белем алам. Үземне аңлау, кабул итү, бәхетле итү өчен юл ачкан «Ихлас» фондына рәхмәтем чиксез. Узган елны шушы фондта урнашкан мөселман мәктәбенә укытучы итеп эшкә чакырдылар. Бик теләп ризалаштым. Быел беренче сыйныфны тәмамлаучы укучыларымның саф, ихлас күңелләренә сокланам, алар белән узган вакыт сизелми дә. Бу эшемнән дәрт, көч, илһам алам. «Ихлас» фондына, анда эшләүчеләргә Аллаһы Тәгалә озын, хәерле юл насыйп итсен! Биредә уку, укыту дәверендә ишеткәннәрем, алган белемнәремне башкаларга да җиткерүне үземнең бурычым дип саныйм. Шуңа күрә, иҗатымда бүгенге көндә иң зур урынны дини темага язмаларым алып тора. Бу эшкә Интертат электрон газетасы белән хезмәттәшлек итүем дә этәргеч бирде. Анда басылган язмаларны, иптәшем үз сайтымда җыеп барырга киңәш иткәч сөенеп куйдым. «Минем өчен әзер портфолио, укучыларым өчен файдалы белем алу урыны була бит бу!»-дип уйладым. Ул көннән соң инде 3 ел вакыт узган. Башкарган эшебез файдалы булсын, башкаларга да уйланырга, фикерләргә, дөрес юл табарга ярдәм итсен иде! Сайтны эшләтеп җибәргәндәге бу ниятебезгә тугры калып алга барырга язсын!
Хатын-кыз башкаларга ярдәм иткәндә, башкалар үрнәгендә гыйбрәт алганда ачыла, үз ролен үти, ялгышларны булдырмый кала ала дип ышанам. Бу сайтка даими керсәгез, фикерләрегез белән уртаклашсагыз бик шат булырмын. Сезнең белән якыннан аралашулар көтеп, яратып Энҗе.

comments powered by HyperComments
tezdthhxctr
2015-06-12 16:10:45
AbouTP <a href="http://jegkjfdgknuk.com/" rel="nofollow">jegkjfdgknuk</a>, [url=http://ryaaephbeacy.com/]ryaaephbeacy[/url], [link=http://knzyiuqnscpk.com/]knzyiuqnscpk[/link], http://nouycbjteudh.com/
Гөлнара
2015-05-18 18:49:31
Котлыйм Энҗе! Вакыт белән бергә атлыйсын, молодец! Уңышлар телим сиңа. Бөтен язмаларың белән дә танышып чыктым. Бик ошады. Мин үзем дә психология белән бик кызыксынам, актуаль темаларны яктырткансың.
admin
2015-05-18 20:42:46
Гөлнара, бәяң өчен рәхмәт! Башкаларга да файдалы буласы килә. Ешрак кергәлә!
Мэдинэ
2015-05-18 22:09:13
Молодец инде син,якташыыым...))))Энжекэээй))))Беренче тапкыр "Кукмара авазы"радиосы аша ишеттек без синен ягымлы,матур ,ихлас тавышынны.Бернинди ясалмалык,артык суз юк иде ул йомшак тавышта....Хэзер радионы ачып куям да,кире икенчесенэ кучерэм,кызык тугел чонки,йорэккэ утеп керэ алмыйлар.Сез эшлэгэндэ районыбызнын йозек кашы идегез,узен дэ,радио да...Эфир вакытын зарыгып котеп ала идек,уеннарда катнашып,сэламнэр юллап "мэш"килэ идек.....Укырга киткэч"Саба радиосын"да да ялгышып ишетеп калсам тавышынны кунеллэргэ шулкадэр рэхэт булып куя иде,синен белэн чын кунелдэн горурлана идем!Бэхет телим мин сина,сэламэтлек телим,балаларыннын игелеген кур,кайгы курмэ,тигезлектэ яшэгез!Унышлар сина!!!!!
2015-05-19 11:35:20
Сенлем, яратам сине , хэм горурланам. Молодец. Узенэ ошаган эш белэн шогыльлэну ул узе - бэхет . Язмаларын гыйбрэтле, кызыклы хэм кирэкле. Унышлыр телим, Илдарга рэхмэт, булышкан хэм анлаган очен. Авырлык килгэч егылып тугел, э сабырлык хэм акыл белэн жинеп тагын да ныграк басарга кирэген анлап яшэу хэркемгэ бирелмэгэн, э син булдырасын
2015-05-19 20:19:50
уйландыра, тормышка башка кузлектэн карарга этэрэ торган язмаларны берсе арты берсе укыйсы килеп тора Энже апа. шушы язмышлар барчабызга гыйбрэт булырлык, сабак алырлык дип уйлыйм. рэхмэт вакыт табып зур эшкэ тотынуыгызга, алга таба да ижади унышлар хэм яна язмалар котеп калабыз. Голфия)
admin
2015-05-20 07:52:00
Рэхмэт, Голфия!
admin
2015-05-20 07:52:51
Рэхмэт, апам! Сезнен ярдэм белэн.
Энже
2015-05-20 16:30:30
Мэдинэ, рэхмэт якташым!
Суфия
2015-05-20 20:45:46
Энҗе! Бик кирәкле яхшы сайт оештыргансың! Үзеңең кичерешләреңне тормыштан алган вакыйгалар белән үреп, матур хикәяләр иҗат итәсең. Рәхәтләнеп укып, уйланырга мәҗбүр итә әсәрләрең. Алга таба иҗат чишмәңнең тагын да көчәюен телим. Без-якташларың синең белән горурланабыз!
гульназ
2015-05-21 21:33:50
Бик яхшы сайт. Без синен белэн горурланабыз.
2015-05-21 22:08:39
Энҗе! Зур рәхмәт сиңа!!!!! Мин синең язмаларынны кат -кат укыдым. Барысы да уйландыра, йөрәккә үтеп керә торган!!!! Рәхилә апаның Равилә апаны сагынуын, аны ничек яратуын күреп, исем китте. Равилә апаны аз белсәм дә, ул күңелгә шундый якын. Мин сиңа да сокланам!!!! Син күпкырлы талант иясе!!! Алга таба да Аллахы Тәгалә сиңа иҗади уңышлар насыйп итсен!!!!! Балаларыгызны тигезлек белән иманлы ,тәүфикълы итеп үстерергә язсын!!!!! Тагын яңа язмалар көтеп калабыз!!!!!
Энҗе
2015-05-22 15:57:49
Рәхмәт, изге теләкләрегезгә! Дөресен генә әйткәндә, моның кадәр җылы кабул итәрсез дип уйламаган идем. Молодец дип артык мактап атмагыз әле, әле эшнең башы гына, нәтиҗәсе булса - иң зур бәя шул. Шулай да, матур теләкләр канатлар куя))))
Энҗе
2015-05-22 16:00:09
Рәхмәт! 1-2 елдан соң да шулай диярлек булсын!)
Энҗе
2015-05-22 16:01:07
Суфия апа, Сездән мондый сүзләр ишетү зур бәя, рәхмәт!
Эльвира
2015-05-27 14:20:29
Энже. Мина синен сайтын бик ошады. Молодец. Укыдым хэм алга табада укыячакмын, яна язмалар котеп калам. Унышлар телим!
Энже
2015-08-01 21:47:47
Рэхмэт, Эльвира!