Monthly Archives: Февраль 2019

Нәсел китабының бер бите (Әни ягыннан бабам Габдрахман улы Мансур һәм әбием Борһанетдин кызы Рәвилә гаиләсе)

Салкын Чишмә авылы тарихында минем бабам Габдрахманов Мансур Габдрахман улы һәм әбием Габдрахманова Рәвилә Борһан кызы да матур эз калдырган. Кызганыч, үзләре исән чагында алар сөйләгәннәрне язып алырга беребезнең дә башына килмәгән. Бер дә онытылмас кебек тоелган хәтирәләр урынына яңалары өстәлә торгач хәтер киштәләренә дә тузан кунган. Шулай да әбием белән бабаем тормышыннан кайбер вакыйгалар, таныш-белешләр, авылдашлар сөйләве белән тулыландырып бу китап битләрендә калырга хаклы дип уйлыйм.

Мансур бабайның нәсел җепләре Зур Сәрдек авылына барып тоташа. Аның әтисе Габдрахман бабай Сәрдектә яшәгән.… Алга таба

Posted in Гаилә, Дин, Хатын-кыз сыйфатлары | Leave a comment