Monthly Archives: Март 2018

Шамил Аляутдинов хатыны булу авырмы?- Хәзрәт хатыны белән ачыктан-ачык сөйләшү

Без аны Шамил хәзрәт Аляутдиновның тормыш иптәше буларак беләбез. Ул – Мәскәүдә яшәүче татар кызы. Моңа өстәп ул – 5 бала әнисе дә. Зилә ханым Аляутдинова «Татар-информ»га эксклюзив интервью бирде.
Зилә Аляутдинова гаилә, балалар тәрбияләү, шәхес буларак камилләшү буенча тренинглар да үткәрә. Әле күптән түгел басылып чыккан “Секреты семейного счастья” китабы авторы да ул.

Бу гаиләнең тормышын, эшчәнлеген күптән күзәтеп барсам да, әңгәмә кору теләге китапны укыганнан соң уянды. Аны бер сулышта укып чыктым дисәм дә, арттыру булмас. Аралашу өчен дә бик ачык, гади, эчкерсез әңгәмәдәш булып чыкты Зилә ханым.… Алга таба

Posted in Балалар, Гаилә, Дин, Җәмгыятьтә хатын-кыз | Leave a comment