Monthly Archives: Февраль 2018

Халяльный отдых с общиной Рисалят

Община мусульман «Рисалят» от Духовного управления мусульман России организует ежегодный отдых и духовно-просветительские лекции и семинары для всех желающих.

Это прекрасный отдых для молодёжи и мусульманских семей. Два раздельных бассейна с аквапарком: мужской, женский. Уютно-обустроенная игровая зона для детей.
Яркий неотразимый восточный край, окруженный живописной природой и красивыми горами, на которых расположены сосновые леса. Эстетический характер подобного места пробуждает в людях светлые стороны, вызывает стремление к прекрасному и раскрывает сердца для высоких чувств.

Мы предоставляем комфортабельные комнаты на троих, в которых есть плоский телевизор со спутниковыми каналами, кондиционер, мини-бар и сейф.… Алга таба

Posted in Балалар, Гаилә, Дин | Leave a comment

Балаларны саклау өчен укыла торган догалар

Ислам дине һәр эш һәм гамәлне Аллаһ исеме белән башларга өйрәтә. Шул очракта Аның ярдәменә һәм саклавына өмет бар. Тормышның иң зур зиннәтләре — балаларыбызны да бәла-казалардан, чирдән, күз тиюдән саклау өчен без, мөселманнар, Коръән сүрәләренә һәм Пәйгамбәребез салләллаһу гә­ләйһи вә сәлләм өйрәтеп калдырган догаларга мөрәҗәгать итәбез.

Коръәндә иң бөек аят саналучы Аят әл-Күрсине уку.

Татар телендә гарәпчәдә булган бөтен хәрефләр дә юк, шуңа күрә, файдасы күбрәк булсын дисәгез, сүрәләрне дөрес итеп гарәпчә укырга өйрәнергә тырышу кирәк.

“Әгүүзү-билләәһи-минәш-шәйтаанир-раҗииим Бисмил-ляяһи-рраһмаани-ррахиим. Аллааһу ләә иләәһә илләәһүү әлхәййүл кайюум, ләә та — хузухүү синәтүү-үә ләә нәүүүм, ләһүү мәә фис-сәмәәүәәти үә мәә фил-ард, мәң зәл-ләзии йәшфәгу гиңдәһүү илләә би изниһ, йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм үә ләә йүхиитуунә би шәйим-мин гильмиһии илләә би мәә шәә‘а, үәсига күрсийюһу ссәмәәвати үәль-ард, үә ләә яудуху хифзухума үә һүвәль- галийюль-газыыыйм”.… Алга таба

Posted in Балалар, Гаилә, Дин | Leave a comment

Теш сызлавын ничек басарга?

Эх, бу тешнең сызлаулары! Электән әби-бабаларыбыз бик ачуны чыгарган кешегә «Тешең сызласын!» — дип әйтә торган булган. Юкка түгел бит! Үзәкләргә үтеп, тәннең бөтен күзәнәкләренә төшеп, “кирәкне биреп” җәфалый ул теш сызлавы. Табибка барып җиткәнче ничек авыртуны басып торырга, иртәнгә кадәр ничек чыдарга дигән сорау һәркемне борчырга мөмкин. Бу өлкәдә 40 еллык эш тәҗрибәсе булган теш табибы Максут Хабибрахмановтан файдалы киңәшләрен укыгыз.
Теш борчый башлауга иң элек чәй содасы яки тоз кушылган (1 стаканга 1 чәй калагы) җылымса су белән авыз эчен яхшылап чайкагыз.… Алга таба

Posted in Гаилә | Leave a comment

“КОРЪӘН УКЫЙ АЛМАСАМ, ГОМЕРЕМНЕ БАШКА ОЗЫНАЙТМА ДИП ЯЛВАРДЫМ”. 122 ЯШЬЛЕК АППАЗ АГА ИЛИЕВ ТАРИХЫ

Россиянең иң олы яшьтәге кешесе, 122 яшен тутырырга әзерләнүче Аппаз Илиев турында күптән түгел телефильм күрсәтелде. Аны караган кеше битараф калмагандыр — Аппаз аганың язмышы тулы гыйбрәт икән бит! «Интертат» укучыларына да файдалы булыр дип, шушы фильмдагы мәгълүматларга нигезләнеп, Аппаз ага турында язма әзерләдек.

Бу аксакал карт 19 гасырда ук туган. Үсмер вакыты патша замынына туры килә, революция шахите була, Бөек Ватан сугышында катнаша. Ә иң газаплы истәлекләре — сөргенлек еллары белән бәйле. Советлар Союзы таркалган вакытта бабай инде гомер үренә менеп барган яшьтә була.… Алга таба

Posted in Гаилә, Дин | Leave a comment