Monthly Archives: Декабрь 2017

Зәңгәр күзле улым

Әти белән әнине иң куркытканы шул булды: балалар тугач, килен аларны ничек тәрбияләр икән? Дини тәрбия күбрәк әни кешедән килә бит, үз ягына тартмасмы, нәсел дәвамчылары Ислам динен куәтләүчеләр була алырмы? Сораулар, сораулар…

Зөфәр аларның көтеп алган бердәнбер уллары. Касыйм хәзрәт улының зәңгәр күзләреннән күзен алмый гына: «Зөфәр булсын», — диде. Әлфиясенә дә ошады бу исем. Томырылып караучы бу зәңгәр күзле малайны күргән кеше курчакка ошатты. Кыяфәте генә түгел, тәртибе дә матур булсын дип тырышты әти-әнисе.

Зөфәр мәктәптә дә яхшы укыды, гаиләсе янына басып намазын да вакытында үтәде.… Алга таба

Posted in Балалар, Гаилә, Дин | Leave a comment

TELEGRAMДА ТАТАРЛАР ӨЧЕН ФАЙДАЛЫ 10 КАНАЛ

“Эт өрә тора, бүре йөри тора”, — диләрме әле? Туган телне саклап калырга тырышкан татар зыялылары заман сулышын тоеп эш итә. Алар Telegram мессенджерында милли җанлылылар өчен менә дигән файдалы каналлар булдырган. Әлеге каналларга күзәтү тәкъдим итәбез.

Татар әдәбиятын яратучылар өчен
“Әдәбият вә Тәрҗемәханә” – @tarcemaxana. Каналда татар хикәяләрен, А.Гыйләҗев, Ф. Хөсни, Г.Әпсәләмов кебек татар классиклары, бүгенге көн популяр язучыларының әсәрләрен, тәрҗемә әсәрләрне, шигырьләрне онлайн укырга мөмкин. Бүгенге көндә каналга 217 кеше язылган.

“Татарча аудио әсәрләр” — @tatarkitap. Хәзергә биредә 44 татарча әсәрнең аудиосын тыңлап була.… Алга таба

Posted in Җәмгыятьтә хатын-кыз | Leave a comment

«Мәүлидне уздыру ул — дин галимнәре хуплаган гамәл»

Изге­ Рабигүл әүвәл (мәүлид­) ае башланды. Бу айда дөньяга сөекле Пәйгамбәребез, Аллаһның хәбибе – яраткан колы Мөхәммәд салләллаһу гә­ләйһи вә сәлләм туган. Шуңа да бу көннәрне мөселман өммәте дулкынлану белән каршы ала, мәҗлесләр үткәрә, салаватлар әйтә. Шул ук вакытта, арабызда Мәүлид көнен аерып билгеләп үтәргә ярамый, бу дингә яңалык кертү, дип исәпләүчеләр дә бар.
Һәр эшнең нияттән чыгып бәяләнгәнен истә тотып, без бүген Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабировтан Мәүлид ае, аның фазыйләтләре, бу темага каршылыклы фикерләрнең нидән тууы турында сораштык.… Алга таба

Posted in Дин | Leave a comment