Monthly Archives: Октябрь 2017

«МашаАллаһ», «ИншәАллаһ», «Әстәгъфируллаһ» — сүзләренең мәгънәсен беләсезме?

“Туган телем үзем өчен, башка тел көнем өчен”,- ди халык. Мөселманнар белән аралашкан һәркем аларның сөйләмендә гарәп теленнән алынган гыйбәрәләр еш яңгыравына игътибар итә. Ул сүзләр нәрсәне аңлата, гомумән, аларны кайчан кулланырга ярый?

Бу сорауларга җавапны белмисез икән, аларны кушып сөйләшмәвегез яхшырак. Чөнки һәр гыйбәрә аерым бер хис-тойгыны белдергәндә кулланыла: «МашаАллаһ», «Аллаһу Әкбәр», «ИншәАллаһ», «Әстәгъфируллаһ», «Сөбһаналлаһ», «Сөбһанаһү үә Тәгалә» һ.б. Белеп кулланган очракта, алар кайбер күңелсез хәлләрдән, мисал өчен, күз тиюдән сакланырга булыша.

Бисмилләһи Рахмәәни Рахиим – мөселман кешесе һәр эшен шушы сүзләрне әйтеп башлый.… Алга таба

Posted in Дин | Leave a comment

Истихара — бөтен сорауларга җавап бирүче намаз

Тормыш катлаулы. Еш кына без шундый четерекле сораулар алдында калабыз, ничек эшләсәк яхшырак булыр икән, — дип икеләнәбез. Кабул ителгән карардан күп нәрсә тора икән, Аллаһ Тәгаләдән ярдәм сорау, дөрес җавапка юл күрсәтүен үтенү – мөсеманнар өчен гадәти хәл. Гаилә кору, эш эзләү, сәяхәткә кузгалу, өй яки машина сатып алу һ.б. шуның ише мөһим адымнар ясаганда – без Истихара намазын укысак, эшебезнең нәтиҗәсе хәерле буласына өметләнә алабыз.
Истихара – гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә хәерлесен эзләү, эшнең уңаена өметләнү дигәнне аңлата. Берничә мөмкинлекнең кайсы яхшырак, кайсы дөресрәк икәнен белергә теләүчеләргә: “Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сора һәм Ул сиңа мөмкинлек бирер”, — диләр.… Алга таба

Posted in Дин | Leave a comment

Үлгән кешенең әйберләрен нишләтергә?

Хәзер муллык заманында яшибез. Мал-мөлкәт, өй тулы җиһаз, шкаф тулы кием-салым. Элекке елларда кигән, тик тузмаган-таушалмаган киемнәрне дә еш кына кирәге чыгар дип, киләчәк өчен саклау гадәте, күбебезнең канына сеңгән. Ничек инде бу әйберләрне чыгарып ташларга яки яндырырга?! Һич кенә дә кул күтәрелми, — дибез. Тик бер нәрсә дә мәңгелек булмаган кебек, адәм баласы да бер көн, бар байлыгын калдырып җир йөзеннән китә. Аның гомер буе җыйган малы, әйберләре барысы да өелеп кала.

Бурычлы кеше җәннәткә керми.

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең бер хәдисендә: “Бурычлы булып вафат булган кеше каберендә богауланып торыр, бу богаудан аны бурычын түләү генә азат итәр”, — дип әйтелә.… Алга таба

Posted in Дин | Leave a comment