Monthly Archives: Сентябрь 2017

Өйләнмичә яшәү-гөнаһмы?


Ислам динендә гаиләгә, аның бәхетле булуына зур әһәмият бирелә. Бу хакта Аллаһ Тәгаләнең сүзләре һәм пәйгамбәребез с.г.в.нең күпсанлы хәдисләре бар. Тирә-юньдә кызлар-егетләр вакытлы никахны мактаганда, шул рәвешле яшәп “үрнәк” күрсәткәндә, ни өчен динебездә никахлашу мәҗбүри, ни өчен таләпләр катгый куелган?- дигән сорау бирүчеләр дә бар.
Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге мөдире, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров:
Аллаһы Раббыбыз Үзенең Изге китабындагы “Рум” сүрәсенең 21нче аятендә болай дип әйтә: “Аллаһның кодрәтеннән: Ул сезгә, алар аша тынычлык табар өчен үзегездән хатыннарыгызны бар кылды һәм сезнең арагызда үзара мәхәббәт һәм мәрхәмәтлелекне булдырды.… Алга таба

Posted in Гаилә | Leave a comment

Мой Рамадан в Стамбуле


Моя поездка в Стамбул не планировалась. Где-то за месяц моя учительница по религии Марьям ханум предложила поездку в этот город во время Рамадана. «Неужели моя дуа принята?» — подумала я. Когда готовилась к экзаменам, читая про жизнь любимого Пророка сгв, сквозь слезы я просила Всевышнего узнать о Нем не только из книг. Я хотела увидеть те места, где Он жил, где распространял Ислам, Его вещи, память о Его сподвижниках. Наивно думая, что это возможно только в священных городах в Мекке и Медине, я даже не подозревала, что ждет меня в Стамбуле.… Алга таба

Posted in Сәяхәт | Leave a comment

«Әбү Хөрмә» сөйләгәннәрдән яки финик агачы җимешенең файдасы нәрсәдә?

Финик агачы сүзе, Коръәндә башка җимешле агачларга караганда ешрак кулланыла, 20 тапкырдан артыграк. Алар җәннәттә тәгъдим ителәчәк бер нигъмәт итеп сүрәтләнә. Шул сәбәпле, күпләр бу җимешне Ислам һәм мөселман төшенчәләре белән бәйләп карый. Чынлыкта да бу мөселманнар өчен генә файдалы җимешме? Финик җимеше турында сез моңарчы белмәгән хәбәрләрне бүген шушы язмада сөйләрбез.
Пәйгамбәребез с.г.в.сөннәте
Пәйгамбәребез с.г.в. беркайчан да файдасыз эш эшләргә өндәмәгән. Финик җимеше аның күпсанлы хәдисләрендә телгә алына.
 Бу җимеш белән ул уразаны тәмамлап авыз ачарга кушкан. “Сезнең финик җимешегез булса, шуның белән ифтар кылыгыз, әгәр дә юк икән су эчеп.… Алга таба

Posted in Гаилә | Leave a comment

Ислам дөньясы яңа елны каршылый: изге Мөхәррәм ае хикмәтләре

Мөхәррәм аеның беренче көне җитү белән һиҗри исәп буенча 1439 ел башлана. 21 сентябрь изге мөхәррәм аеның беренче көне. Яңа ел башы, бу олуг айны олыларга теләгән мөселман кардәшләребезгә аның хикмәтләрен, фазыйләтләрен искә төшерү урынлы булыр. Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге мөдире, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров сөйләгәннәрдән:
Аллаһы Тәгалә изге Коръәндә “Хаҗ” сүрәсенең 32нче аятендә болай дип әйтә:
وَمَن يُعَظِّمْ شَعَائِرَ اللَّهِ فَإِنَّهَا مِن تَقْوَى الْقُلُوبِ
“Шөбһә юктыр, Аллаһы Тәгаләнең хөкемнәрен хөрмәт иткән кешенең күңеле тәкъвалыктадыр”.
Нәрсә соң ул һиҗри хисап?… Алга таба

Posted in Гаилә | Leave a comment

Хаҗилар тәэсире: «Җаныбызның туган җире — Мәккә, ул калырга тели, ә тәнебез туган илгә тарта»

Ислам диненең 5 нче баганасы булган Хаҗ гамәлен әле күптән түгел генә үтәп кайтучыларның күңел кичерешләре, тәэсирләре яңа. Бу очракны кулдан ычкындырмыйм диеп, ашыга-ашыга әзерләдем бу язмамны. Күбесенең зур юлдан соң бераз какшап торган мәле. Шулай да, вакыт табып канатланып, сөенеп искә алды алар узган көннәрен. Күңелләр дә тулып ташыды, күзләр дә яшьләнде… Рәхмәт сезгә, хаҗилар, хыялда гына булса да безне үзегез белән бергә алган өчен!

Марина Аскарова, Мәскәү шәһәре. Хаҗга беренче баруыбыз. Иптәшем Хаҗга дип әзерләнеп йөргәндә, Аллаһы Тәгалә, уйламаганда миңа да аның белән бергә бару бәхетен бирде.… Алга таба

Posted in Гаилә | Leave a comment

«Ант иткәндә Аллаһ исемен генә кулланырга ярый». Ант итү кирәк эшме?

«Урынсызга ант иткәннең 60 тамыры корыр”,- ди халык. Шулай булса да, “Валлахи”, “Билләхи”, “Ипи тотып ант итәм”, “Коръән белән ант итәм”, — дигән сүзләр көндәлек тормышта еш ишетелә. Үз сүзенең дөреслеген раслар өчен кеше шушындый олы нәрсәләр белән ант итә. Болай эшләргә ярыймы? Антны әйтергә була, аны төгәл үтәргә дә кирәк бит. Үти алмасаң яки онытсаң бу очракта нишләргә?

“Туры сүзгә ант кирәкми”. Кемнәр ант итәргә ярата?

Психолог Гөлфия Мәснәвиева: “Әгәр кеше бик еш ант итә икән, бу аның үз-үзенә ышанмавы турында сөйли.… Алга таба

Posted in Гаилә | Leave a comment

Телефонга килә торган «бәхет хатлары» бәхеткәме, әллә чүп өстенә чүмәләме?

Телефонга яңа хәбәр килгәч, дуслар ни яза дип кызыксынып укый гына башлыйсың, чираттагы “бәхет хаты” булып чыга. Сезнең дә танышларыгыз арасында бардыр, даими рәвештә, шундый хатлар юллап торырга яратучылар. Йә гафу үтенеп язалар, бу хатны башкаларга җибәрмәсәң бәхетсезлек килә дип куркыталар, ярдәм сорыйлар, яки бөтенләй мәгънәсезгә шаярталар. Шулкадәр туйдыра кайчак бу ябышкак хатлар, бөтенләй укып та тормыйча бетереп атасың. Бар шундыйлар да: хатта әйтелгән күрсәтмәләрне төгәл үтәп торалар, чылбырны өзмим дип бөтен таныш-белешне хатка күмәләр. Ничек кенә булмасын, “бәхет хатлар”ын алгач үзеннән-үзе шундый сорау туа: кемгә, ни өчен кирәк икән алар?… Алга таба

Posted in Дин, Җәмгыятьтә хатын-кыз | Leave a comment

«Бай булмасаң бай булма, гыйлем, һөнәргә сай булма». Белем көненә шигъри котлаулар

Чакыра, тагын чакыра
Кыңгырау классларга.
Бүгеннән – Белем көненнән
Уку елын башларга.
Балалар кайта мәктәпкә
Хушлашып җәйләр белән.
Көзге чәчәкләр һәммәсен
Тәбрикли бәйрәм белән.
***
Белем көне көзләр белән бәйле —
Алтынлана башлый табигать…
Алтын бәһасендә белемнәрне
Бирә ала кебек тик мәктәп.

Кечкенәдән алган белемебез
Гомерлеккә тугры юлдаштыр.
Белем алмый калган ул наданнар
Инде күптән юлда адашты.

Белем булмый торып — күзләр сукыр.
Белем булмый торып — үсеш юк.
Белем булмаганнар — кирәксезләр,
Белем булмаганга — бер эш юк.

Белем көне белән котлыйм сезне!… Алга таба

Posted in Балалар | Leave a comment

Белем бәйрәменә нәрсә алып баралар: чәчәк бәйләмеме, конвертмы?

Бу көннәрдә үсмер кызым белән мәктәпкә әзерләнеп кибет юлын таптыйбыз. “Эх, кайда калды ул мин алып кайткан күлмәккә риза булып утырган чаклары”-, дип уйлап куям еш кына. Мәктәп формасын быел куе зәңгәр төстә, үткән ел көрән төстә булырга тиеш дип аптыраттылар. Сарафан яки итәк, ак блузка, көндәлеккә тагын бер блузка, салкын көннәрдә кияргә чалбар…Аларның һәрберсе балага ошарга, мәктәп кушкан таләпләргә җавап бирергә тиеш. Башың әйләнми, кай җирең әйләнсен монда?! Әле узган елны 1 сентябрьгә бер атна кала, бәйрәм линейкасына бар кеше дә зәңгәр жилеттан килергә тиеш, — дигән хәбәр тараттылар.… Алга таба

Posted in Балалар | Leave a comment