Monthly Archives: Август 2017

Зөлхиҗҗә ае башланды. Бу айда елның иң яхшы ике көне бар — Корбан бәйрәме һәм гарәфәт көне

23 август — Ислам календаре буенча Зөлхиҗҗә ае башланган көн. Зөлхиҗҗә – хаҗ ае, сугышлар һәм һәртөрле кан коюлар тыелган 4 изге айның берсе. Бу айның беренче ун көне аеруча да фазыйләтле. Әлеге көннәрнең бөеклегенә Коръәндә һәм Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәтендә күрсәтмәләр бар. Алар белән безне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров таныштыра.

• Аллаһы Тәгалә Үзенең Изге Китабында шул көннәр белән ант иткән: “Таң һәм ун төн белән ант итәм”(“Фәҗер (Таң)” сүрәсе, 1-2).… Алга таба

Posted in Дин | Leave a comment

Хатын-кыздан ире риза булмаса, аның гыйбадәте кабул булмый — Гөлчирә абыстай Ногманова

Аның белән сөйләшеп утырганда адәм баласында булган ихтыяр көченә, яшәү дәртенә карап сокланасың. Тормышында сынаулары күп булса да, кешедә менә шушы сыйфат булганда, ул барыбер җиңеп чыга, югалмый. Ахыр чиктә, үткән юлына карап үзе дә шакката икән.

Әтисенең 19 нчы кыз баласы

Кукмара районы Чишмәбаш авылында яшәүче, 68 яше белән баручы Ногманова Гөлчирә абыстайның терелегенә, җитезлегенә күзләр тимәсен. Халыкта, ут борчасы диләр аның кебекләр турында. “Мин әтигә 70 яшь булганда 19 нчы кыз баласы булып дөньяга килгәнмен, — дип сөйли ул үзе.… Алга таба

Posted in Дин, Хатын-кыз сыйфатлары | Leave a comment

Илебезнең ял итү йортлары: уңай һәм тискәре яклары

Эштә җитәкченең ялга китәргә рөхсәт бирүе була, башта мең төрле сорау туа: кайда, ничек ял итәргә? Авылга да кайтасы килә, балалар белән диңгез ярына да барырга кирәк, иптәшең белән сәяхәткә дә чыгарга да теләк бар, сәламәтлекне дә ныгытсаң яхшы булыр иде… Хыяллар зур, акча ягы тешли икән “аякны юрганыңа карап сузасың”. Үз илеңдә дә рәхәтләнеп ял итәргә, диңгездә коенырга, дәваланырга була ләбаса. Ял итәргә барганда беренче урында сәламәтлекне ныгыту икән, истә тотыгыз, моның өчен туган илнең ияләнгән климаты һәм сәгать поясы иң кулае, ди табиблар.… Алга таба

Posted in Сәяхәт | Leave a comment

Табигатькә чыккач әзерләр өчен 10 тәмле ризык рецепты

Табигатькә чыгып ял итү – пикниклар сезоны дәвам итә. Гадәткә кергән шашлык, уха, бәрәңгедән тыш биредә тагын ниләр әзерләргә була? Тәмле һәм җайлы әзерләнүче ризыкларны барлыйбыз.

 №1. Шубалы сосискилар. 2 йомырканы туглап, 1 аш кашыгы томат пастасы һәм сметан өстибез. 2 аш кашыгы он, тоз һәм тәмнәткечләр салып яхшылап болгатабыз. Озын агач шпажкаларга 6-8 сосиска тезәбез һәм әзерләгән шушы сыек камырга батырып алабыз. Бөтен ягын да әйләндереп, күмер өстендә кыздырабыз.

 №2. Диетада булучы якыннарыгыз өчен менә дигән ризык: индейка итеннән шашлык.… Алга таба

Posted in Гаилә, Сәяхәт | Leave a comment

Ир-атлар өчен чыгарылган шампуньнең хатын-кызга файдасы күп? Чәчтарашчы Алинә Мөлекова киңәшләре

Алинә Мөлекова хезмәт юлын 2004 елда Казанда чәчтарашчы булып башлый. Аннан Яр Чаллы шәһәрендә, соңрак кабат Казанда эшли. Соңгы 5 елда ул Мәскәү шәһәрендә. Укырга, тәҗрибә тупларга дип килгән килеш, монда яшәргә торып кала. Бүгенге көндә биредә зур бер матурлык салонында, Алман-япон компаниясе Goldwell ның чәч косметикасы белән, чәчтараш булып эшли. “Кайчандыр әти-әни акчасына карап утырмас, мөстәкыйль булыр өчен тырышып үзләштергән бу һөнәремне бик яратам. Минем яннан кешеләрнең матур, канәгать булып китүләре ошый миңа”,- ди Алинә.
“Чәчем күп коела”,- дип зарланучылар күп.… Алга таба

Posted in Гүзәллек сере, Хатын-кыз сыйфатлары | Leave a comment

Корбан чалу кемгә вәҗиб? Корбанлык мал нинди булырга тиеш?

Корбан чалу – кешеләр өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган һәм безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе. Корбан сүзе гарәпчәдән “якынаю”, “якын булу” дип тәрҗемә ителә. Бу мөбәрәк бәйрәм көненә мөселманнар алдан ук хәзерләнә. Корбан чалу турында пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) әйткән:“Дөреслектә, бу көнебезне намаз уку белән башларбыз, аннан кайтып корбаннарыбызны чалырбыз. Шулай эшләгән бәндә сөннәтебезне үтәгән булыр”.
Көндәлек тормышта кирәк булган әйберләрдән тыш, көмеш нисабы кадәр малы булган кешегә үзенең исеменнән корбан чалып, гаиләсен һәм фәкыйрьләрне хөрмәтләү – вәҗиб.… Алга таба

Posted in Дин | Leave a comment