Monthly Archives: Июль 2017

Мәскәүнең үзең барып күрергә кирәкле 10 урыны


Җәйге чорның шунсы рәхәт ял вакытында әллә кайларга барып, яңа җирләр күреп кайтырга була. Кояш көлә, күңел еракларга ашкына. Алдагы язмада сезгә Казаннан Мәскәүгә нинди юллар белән барырга, кайда тукталырга мөмкин икәнен язган идек. Бүген Мәскәүнең халык яратып йөри торган матур урыннарын тәкъдим итәбез:
 Мәскәү кремле. Мәскәүнең үзәгендә урнашкан борынгы тарихи корылма. Аның һәр бинасы — тарих. Биредә борынгы пушкалар һәм чаң-кыңгыраулар, чиркәүләр һәм сарайлар, музейлар һәм президент резинденциясе һ.б. белән танышырга була. Ул Мәскәү елгасының сул ярында Боровицкий калкулыгында урнашкан.… Алга таба

Posted in Сәяхәт | Leave a comment

«Кое казыйм, кыяр үстерәм, авылдан кусалар да китмим». Шәһәр егете авылда.


Ренат Фатхуллин — Казанда туып-үскән, шунда тәрбия алган чын шәһәр егете. Армиядан кайткач, Кукмара районы Зур Сәрдек авылы кызы Гөлүсәгә өйләнеп тормыш корып җибәрәләр. Олы уллары Булат тугач, күңел тартуы әллә язмыш борылышы буламы, алар Гөлүсәнең туган авылына кайтып төпләнергә уйлый. Бу вакыйгадан соң инде 13 ел гомер узган. Бүген инде 3 уллары кул арасына керерлек булып җитешкән. Авылның бит үз кагыйдәләре. Анда тырышып, тир түгеп эшләсәң генә матур яшәп була. Ә Кукмара ягы – ул гомумән уңган, эшле халык төбәге.… Алга таба

Posted in Гаилә | Leave a comment

Көзге салкыннарга кадәр чәчәктә булучы бакча гөлләре

Гөлләр – бакчаның бизәге, матурлык, ямь бирүчеләр. Чәчәкләрнең төрлелегенә гаҗәпләнми карау мөмкин түгел. Берьеллык һәм күпьеллык гөлләрне моннан 300 мең еллар элек үк барлыкка килгән дип исәплиләр. Шулай да, һәвәскәр бакчачылар еш кына җәй буе шау чәчәктә утыручы, күпьеллык гөлләргә өстенлек бирә. Ни өчен?
 Бер урыннан күчермичә 2-3 ел үстерергә була;
 Салкыннарга чыдам;
 Алар кышны яхшы кичерә һәм махсус тәрбиягә мохтаҗ түгел;
 Декоратив билгеләрен сезон буена саклыйлар;
 Төрләренең күп булуы нәтиҗәсендә үзенчәлекле композицияләр ясарга мөмкин;
 Аларның чәчәк ату һәм ныклы үсеш чоры җәйнең икенче яртысына туры килә.… Алга таба

Posted in Гаилә, Хатын-кыз сыйфатлары | Leave a comment

Көндәлек кирәкле догалар


Мөселман кешесенең иң зур коралы – ул дога. Дога-гыйбәдәтнең үзәге, нинди дә булса хаҗәтеңне фәкать бер Аллаһтан гына сорау дигән сүз. Шуңа да дога кылу – динебезнең әһәмиятле бер өлеше, ул ышануга дәлил булып тора. Бу язмада аларның барысын да урнаштыру мөмкин булмаса да, мөселманның иң еш куллана торган көндәлек догаларын сайларга тырыштык.

 Йокыдан уянгангач укыла торган дога:
“Әлхәмдү лилләәһил-ләзии әхйәәнәә бәгдә мәә әмәәтәнәә үә иләйһиң нүшүүр”.
Тәрҗемәсе: “Безгә үлем биргәннән соң, яңадан терелткән Аллаһка барча мактау, без Аңа кайтабыз”.… Алга таба

Posted in Дин | Leave a comment

«Бездә халык ял итә белми». Авылда хәләл ял итү урынын булдырган Илһам Гарифуллин


Җәйге көннәр — авыл кешесе өчен уттай кызу эш өсте. Печәне, чүбе, җиләге, бакча эше… Саный китсәң очына чыгармын димә. Тик эштән соң рәхәтләнеп ял итәргә – бик сирәкләр генә вакыт таба. “Бездә халык ял итә белми. Алар эш турында гына уйлый, — ди әңгәмәдәшем Илһам әфәнде Гарифуллин. Ә мин үзем инде 15 еллап авылда туганнар, дуслар, халык өчен ял итү урыны эшлисе килү теләге белән янып яшәдем. Туган авылым Кукмара районы Яңа Сәрдекнең Югары Китәк (халык телендә Чәти авылы) авылы очында бик матур буш урын бар.… Алга таба

Posted in Сәяхәт | Leave a comment

«Ике төрле кешедән генә көнләшергә ярый». Пәйгамбәребез с.г.в. кем турында әйткән?


Гаиләдә ир белән хатын арасында бераз көнләшү булу — гадәти хәл. Бу аларның бер-берсенә битараф булмаганлыгын күрсәтә. Тик чиктән ашкан, артык көнләшү бер-береңә хөрмәт һәм ышанычны бетереп кенә калмый, зур бер бәләгә әверелә, тынычлыкны җимерә, хәтта үлемгә дә китерә. Күптән түгел Татарстанда булган фаҗига бу турыда тагын бер кат искәртте. Кешенең акылын томалый торган бу хайвани хис турында динебез нәрсә аңлата, нәрсә эшләргә куша? Бу сорауны Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабировка бирдек.
Ислам диненең төп максаты – кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияләү.… Алга таба

Posted in Дин | Leave a comment

«Хобби бизнеска әйләнде»- чигү остасы Римма Закирова декрет ялында акча эшләү ысулын тапкан


Бала белән өйдә утырган вакыт – күпләр өчен эзләнү, үз-үзен табу, хыялларга омтылышлар ясап карау чагы. Үзеңне ниндидер яңа өлкәдә сынап карыйсы, гаиләң өчен файдалы буласы, акча эшлисе килә бу чорда. Бала ялында озак утырганнар, минем белән килешер. Хәзерге интернет заманында яңа шогыльгә өйрәнү өчен мөмкинлек зур. Вакыт табып карыйсың, өйрәнәсең һәм менә: “иске” кулыңа яңа һөнәр. Танышларым арасында тортлар пешереп сатучылар, туйга бокаллар бизәүчеләр, ясалма чәчәкләр ясаучылар, җиләк-җимешләрдән букетлар җыючылар … тагын әллә кемнәр бар. Фантазия һәм эзләнү булган кеше беркайчан да тик утырмый.… Алга таба

Posted in Гаилә, Хатын-кыз сыйфатлары | Leave a comment

Аһ, җиләк! Җыючыларга киңәшләр, кайнатма рецептлары


Быелгы җәйдә бөтен әйбер соңарак калып өлгерә. Узган елларда бу чорда халык җиләк җыеп арган булса, быел әле яңа җир җиләге җитешә. Быел яуган яңгырлар килешкән, җиләкләр эре, сусыл. Елның-елында күпләп җиләк җыючы, тәҗрибәле җиләкчеләр белә: җиләккә иртүк, таң белән йөриләр. Шундый бер танышым иртән 3 тә торып җиләккә чыга. Кеше йокысыннан уянып каенлыкка килгәндә, ул инде чиләкләрен тутырып, иң яхшы аланлыкларда йөреп кайта торган була. Оста җиләкчеләрнең кайбер гади генә киңәшләрен истә тотсак файдага булыр:
 Җиләкнең вакларына кызыкмагыз, эреләрен күзләгез.… Алга таба

Posted in Хатын-кыз сыйфатлары | Leave a comment