Monthly Archives: Июнь 2017

Үлгәннәрнең тормышы белән авыз чайкаудан аларга ни файда?

Соңгы вакытта татар мәдәнияте, сәнгать доньясы бер – бер артлы талантлы ул-кызларын югалтып кына тора. Билгеле шәхесләр үлгәннән соң да күз алдында: алар белән саубуллашу дисеңме, күмү, 3 ен, 40ын үткәрү – барысы да халыкка мәгълүм. Кайвакытта арттырып та җибәрәбез кебек. Болай ук һәрнәрсәне афишалауның доньялыктан киткәннәр өчен файдасы бармы икән?!
Андый шәхесләрне күмү чарасында да халык күп катнаша. Менә шул мәет янына, аның белән соңгы кабат саубуллашырга килүче хатын-кызларның яланбаш, чәч-башларын тузгытып килүләрен һич кабул итә алмыйм. Араларында, башкаларга үрнәк булырга тиешле дәүләт эшлеклесе булган ханымнарны күрү тагын да кызганыч.… Алга таба

Posted in Дин, Җәмгыятьтә хатын-кыз | Leave a comment

Туган ягыбызның сайрар кошлары

Сайрар кошлар саны буенча безнең илебез дөньяда беренче урында. Элек-электән кешеләр аларны җырларын тыңлар өчен аулый торган булган. Бөтен сайрар кошларны бер читлеккә урнаштыргач, кызыклы ачышка юлыгалар-кошлар бер-берсенең җырларын отып алып башкача сайрарга сәләтле икән. Кешеләргә аларның җырлары уңай тәэсир итә: кош сайраганын тыңлагач адәм балаларының күңеле йомшара. Кошлар җыры тынычландыра, эшкә активлыкны арттыра.
 Сандугач – безнең якларда иң оста, матур җырлаучы сайрар кош санала. Җәйге җылы кичләрдә аның җырын тыңлап кем генә хозурланмаган икән?! Хәрефләр ярдәмендә тасвирларга тырышсак аның җыры якынча болайрак яңгырый “фюить-трр”.… Алга таба

Posted in Хатын-кыз сыйфатлары | Leave a comment

Ураза гаете җитте


Ураза бәйрәме яки Ураза гаете – Исламда Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә билгеләнгән зур бәйрәм. Аның юл башы сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) заманына — 624 елга ук барып тоташа.
Быел Ураза гаете 25 июньгә туры килә. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укылачак. Казанда төп бәйрәм чарасы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Галиев мәчетендә була. Камил хәзрәт бәйрәм вәгазен 03.30да укый башлый, 04.00дә — бәйрәм намазы, ә 04.05. — хөтбә. ТНВ каналында Галиев мәчетеннән турыдан-туры трансляция оештырылачак. Ә республика мәчетләрендә бәйрәм намазлары кояш чыкканнан соң 30 минут үткәч укылачак.… Алга таба

Posted in Дин | Leave a comment

Истамбулда Рамазанның 5 көне (сәяхәтнамә)

Истанбулга беренче тапкыр баруым. Алдан уйлап, планлаштырылган сәяхәт булмады ул. Бер айлап элек, мәдрәсәдә укытучым Мәрьям ханым, уразаның берничә көнен биредә үткәрергә тәкъдим ясады. Уку елын тәмалап, имтиханнарга әзерләнгәндә, Пәйгамбәребез сгв нең тормыш юлын кат-кат өйрәнгәч, күңелдә Ул яшәгән җирләрне, Аның белән бәйле истәлекләрне күрү теләге шулкадәр зурайды. Ул чакта мин бу ядкарьләрне бары тик Мәккә белән Мәдинәдә генә күрергә була дип уйлый идем. Ә чынлыкта, бу сәяхәт хыялларымның тормышка ашуына сәбәп булып чыкты. Шуңа да Истамбулга килгәч мин җиңелчә шок кичердем.… Алга таба

Posted in Сәяхәт | Leave a comment

Фитыр сәдакасен кем, кемгә, күпме күләмдә бирергә тиеш?

Фитыр сәдакасы безнең өммәтебезгә хас үзенчәлек булып тора. Ул Һиҗринең икенче елында – Ураза бәйрәменә ике көн кала мәҗбүри булган. Аллаһы Тәгалә тарафыннан үтәлергә кушылган әлеге гыйбадәтнең хикмәте шунда ки, әлеге сәдаканы түләү белән без ураза вакытында җибәрелгән хата-кимчелекләребездән һәм ялгышларыбыздан азат булырбыз, Иншә Аллаһ.

Әнәс бине Мәликтән килгән хәдистә болай диелгән: «Рамазан уразасы җир белән күк арасында эленеп тора, һәм фитыр сәдакасын биргәннән соң гына ул күкләргә ашачак» (Имам Дайлами).

Фитыр сәдакасен кем түли?

Аны мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш.… Алга таба

Posted in Дин | Leave a comment

Мең айдан да хәерлерәк кич ул – Кадер кичәсе.

Рамазанның соңгы ун көнлеген вакларга керештек. Бу көннәр арасында бик кыйммәтле, мөкаддәс бер кичә бар – ул Кадер кичәсе. Ул кичәдә Аллаһы Тәгалә Җәбраил фәрештә аша Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлламгә вәхилек китерә, Коръән иңә башлый. Кадер төне кайчан соң ул? Аны кайсы төннән эзләргә? Кадер кичәсенең вакыты төгәл билгеләнмәгән. Безнең Хәнәфи мәзһәбе галимнәре аны Рамазан аеның 27нче көненә каршы кич дип белдерәләр. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) Рамазан аеның соңгы ун көнендә игътикяф кылган, ягъни мәчеттә торып, күп гыйбадәтләр һәм догалар кылган һәм «Кадер кичәсен Рамазанның ахыргы ун төненең так төннәрендә эзләгез», – дип әйткән.… Алга таба

Posted in Дин | Leave a comment

Күңел тынычлыгын югалтканда нишләргә? (догалар)


Күңелең тыныч булу – зур бәхет, — диләр. Кешегә кайгы-борчу килгәндә, курыкканда аның күңелендә тынычлык югала. Бүгенге заманның бәласе көн дә кайдадыр ашыгу, кабалану, баш тулы мәгълүмат, икеләнү, ярышу, артта калмаска тырышу һ.б.лар, билгеле, кешенең тынычлыгына киртә куя. Ә бит югыйсә ул– сулар һава кебек яшәү өчен мөһим фактор.
Гарәп телендә “сәкинә” – тынычлык, күңелдәге рәхәт тойгы дигәнне аңлата. Ислам динендә “сәкинә” – иманлы мөселманнарга Аллаһ Тәгаләнең күңел тынычлыгы рәвешендә биргән бүләге. Күңел тынычлыгына һәрберебезнең ия буласы килә, әмма аңа омтылу юлларыбыз төрле: кемдер аны байлыктан, кемдер дан-дәрәҗәдән эзли.… Алга таба

Posted in Дин | Leave a comment

Эшләр уңсын өчен көн дә кирәкле догалар


Бу дөньяда һәркем бәхеткә омтыла. Һәрберебезнең кайгы-хәсрәтсез, шатлыклы көннәр кичерәсе килә. Башланган һәр эшем уңышка китерсен, атлаган адымым хәерле булсын, дип мөселманнар шул максаттан догалар укый. Чөнки мөэминнәр өчен эшнең уңышлы төгәлләнүе генә түгел, аның нәтиҗәсе хәерле булуы һәм Аллаһның рәхмәтенә ирешүе дә мөһим.

Нәрсә дә булса эшләргә ниятләгәнбез икән, Аллаһның ярдәмен сорасак, Аңа тәвәккәл кылсак, һичшиксез, эшләребез уңар. Чөнки мөселман кешесенең иң зур коралы ул – дога.

***

Көн дә кирәкле догалар арасында иминлек догасы да лаеклы урында. Дин белгечләре фикеренчә, бөтен күңеле белән Аллаһка ышанган кеше һәр көнне иртәнге якта шул доганы укырга тиеш: “Аллаһуммә инни әсъәлүкә хайра мә фи һәзәл яум вә хайра мә бәгъдәһү вә әгузү бикә мин шәрри мә фи һәзәл яум вә шәримә бәгъдәһү”.… Алга таба

Posted in Дин | Leave a comment

Гадәти булмаган 10 кайнатма рецепты: үзе тәмле, үзе җайлы

Җир җиләге яки карлыган кайнатмасы белән хәзер беркемне дә гаҗәпләндереп булмый. Ә уңган хуҗабикәләр һәрчак якыннарын һәм кунакларын ниндидер ят ризыклар белән сөендерергә ярата. Җиләк-җимешләрнең өлгергән чорында, гадәти булмаган варенье рецептларын белеп тору ярап куяр дип уйлыйбыз. Аш-су әзерләү дәфтәрегезгә теркәп куегыз, кирәге чыкмыйча калмас.

Бөтнек һәм лимон кайнатмасы.
Кирәкле кушылмалар:
— 500 гр сабагыннан чистартылган бөтнек;
— 1 кг шикәр комы;
— 1.5 лимон;
— 1 литр су.
Эшләү тәртибе: бөтнекне ваклап турарга, лимонны кабыгы белән кискәләргә. Су өстәп, көчле булмаган утта 10-15 минут кайнатырга.… Алга таба

Posted in Гаилә, Хатын-кыз сыйфатлары | Leave a comment

«Белеп ясалган миллекнең файдасы күп». Кукмарадан табиб Мәксүт Хабибрахмановтан миллек ясау серләре


Кукмара районы Зур Сәрдек авылында яшәүче табиб Мәксүт Хабибрахмановның төрле үләннәрдән чәй әзерләве хакында язманы күпләр кызыксынып укыды, сораулар калдырды. Җәйнең һәр көне санаулы, эшлисе эшләр бихисап. Аның аяз, матур көннәрендә мунча миллеге запасын да әзерләп калырга онытмагыз. Мәксүт әфәндедән бу турыда да үз тәҗрибәсе белән уртаклашуын сорадык. Миллекне бит ничек куллансаң да була: чабыныр өчен дә, мунчага чыгучы хуш исе өчен дә, үлән суыннан файдалану өчен дә. Чама хисен югалтмыйча, белеп кулланганда – тирә-ягыбызда үсүче һәр үләндә файда бар.

Ул белеп ясалган миллекнең файдасы!… Алга таба

Posted in Гаилә, Гүзәллек сере | Leave a comment