Monthly Archives: Май 2017

Айлар солтан — Рамазан ае турында пәйгамбәребез с.г.в. хәдисләре

Рамазан ае – мөселман календарында иң изге һәм иң кадерле ай. Ул мөселманнар өчен ураза тоту, физик һәм рухи яктан чистарыну ае, Ләйләт әл-кадр кичәсе булганга һәм бу айда Коръән аятләре иңә башлаган өчен кадерле. Шуңа да, Рамазанның башка айлар каршында таҗы бар. Аллаһ Тәгаләнең юмартлыгы һәм рәхмәте ташып торучы бу ай пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. нең хәдисләрендә менә ничек сурәтләнә:
 “Рамазан – өммәтемнең ае”;
 “Килде сезгә Рамазан, ул бәрәкәт ае. Бу айда Аллаһ сезне Үз рәхмәте белән колачлый, кимчелек-хаталарны кичерә, кылган догаларны кабул итә.… Алга таба

Posted in Дин | Leave a comment

Казан-Мәскәү сәяхәте: акчаны күп тотмыйча, башкалага ничек барып кайтырга?

Казан-Мәскәү арасы, ерак түгел барасы дип җырлыйлармы әле? Бүгенге заманда 1 сәгать тә 25 минутта узып була бу араны. Самолет белән. Алдагы бәйрәм көннәре, балаларның җәйге яллары рәхәтләнеп Мәскәү карап кайту өчен менә дигән вакыт. Акчаны күп туздырмыйча гына илебез башкаласына ничек сәяхәт кылырга? Нинди транспорт чаралары уңайлы? Шәһәрдә туган-тумача булмаганда кайда тукталырга? — дигән сорауларны бүген бергәләп чишәбез.
1.Бару өчен транспорт чарасын сайлыйбыз.
Мәскәүгә машина, автобус, поезд, самолет, теплоход белән барып була.
2.Билетларны ничек, кайдан алырга?
Юл өчен иң экономияле вариантны https://www.blablacar.ru/ сайтында таба аласыз.… Алга таба

Posted in Сәяхәт | Leave a comment

Рамазан аена ничек әзерләнергә? (Киңәшләр тупланмасы)

Мөселманнарның ел буена сагынып көткән ае — Рамазан ае башланырга санаулы көннәр калып бара. Ислам календаре ай циклы буенча төзелә. Шуңа күрә һәр ел Рамазанның башы һәм ахыры төрле көннәргә туры килә. 2017 елда ул 27 майда башланып, 25 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Ураза җәй башына туры килә, шуңа да авыр булачак, дип икеләнүчеләр бар. Һәр изге эш авыр, тик алдан уй-ниятләребезне, организмыбызны әзерли башласак, җайсызлыгы сизелмәс. Сезгә Рамазан аен каршылау өчен файдалы киңәшләр тупладык:

— Һәр эш нияттән. Ниятең нинди – әҗере шундый.… Алга таба

Posted in Дин | Leave a comment

Муса Җәлил, Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова һ.б. күренекле шәхесләрнең балалары кем?

Бу шәхесләрнең исемнәре татар әдәбияты, сәнгате тарихына мәңгелек хәрефләр белән язылган. Ә менә аларның гаиләсе, балалары турында мәгълүматларны, халык киресенчә, белми диярлек. Матбугатта сирәк кенә басылсалар да, алар ничектер өстән-өстән генә бирелә. Бу совет чорының катгый таләпләре, алар иҗат иткән елларның авырлыгы нәтиҗәсеме? Ә бит инде ул еллардан соң күпме вакыт узган…Ничек кенә булмасын, миңа калса, әлеге шәхесләрнең гаиләләре һәм балалары язмышы әле дә күләгәдә кала бирә. Бүген матбугатта төрле елларда дөнья күргән шул материаллардан, әңгәмәләрдән чүпләп-чүпләп мәгълүмат җыеп сезгә кыскача күзәтү әзерләдек.… Алга таба

Posted in Балалар, Гаилә | Leave a comment

Мин, әни кеше буларак, балаларда татарлыкны саклап калу өчен нишли алам?

Мәскәүгә килеп яши генә башлаган елларда вокзалда, кибеттә татарча сөйләшкәннәрен ишетсәм аякларым шул якка тарта, туган телемдә сөйләшүче бу кешеләр янына барасым, исәнләшәсем, үземнең дә татар икәнлегемне әйтәсем килә иде. Ә татарлар күп яши биредә, 900 меңнән артык диләр. Шунсы кызык, бу сан Казанда яшәүче татарлардан күбрәк.
Илебез башкаласына узган гасырның 30 нчы елларында татарлар күпләп эшкә дип килә һәм биредә төпләнеп кала. Югары белеме булмаганнар төзелештә хезмәт куя, йөк ташучы булып эшли, метро төзелешенә өлеш кертә. 1950 нче елларда татарларның яңа ташкыны Мәскәүгә агыла.… Алга таба

Posted in Балалар, Гаилә | Leave a comment

Узган гасырның радио инкыйлабы: Юрий Левитан, Шамил Усманов һ.б. легендалар

Бөек рус галиме Александр Степанов Попов үзе уйлап тапкан радио җайланмасын 1895 нче елның 7 маенда Петербург университетында эшләтеп күрсәтә. Моның белән авазларны радиомагнитлы дулкыннар ярдәмендә ерак араларга тапшырып булуын исбатлый. Бу – кешелек дөньясында өр яңа бер дәвер — Радио дәвере башланып китүенә сәбәп була. Илебез радиосы тарихында 20 гасырның иң якты йолдызы — Советлар Союзының беренче номерлы дикторы Юрий Левитан. Ул үзенең үзенчәлекле тавыш тембры белән таныла. Бу таланты аны бөтен дөньяга билгеле диктор итә. Шул сәбәпле аннан көнләшүчеләр һәм аны юк итәргә теләүчеләр дә күп була.… Алга таба

Posted in Җәмгыятьтә хатын-кыз | Leave a comment

Бүген Бәраәт кичәсе

Шәгъбән ае дәвам итә. Бу ай Ислам динендә изге айларның берсе санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в. аның турында: “Шәгъбан – минем аем, Рәҗәб – Аллаһ Тәгалә ае, Рамазан – минем өммәтемнең ае”, — дигән. Динебез тарихындагы мөһим вакыйгалар белән дә үзенчәлекле ул: Аллаһ Тәгалә Рамазан аенда ураза тоту тиешлеген хәбәр итә, кыйбланың үзгәртелүе, Бәраәт кичәсе (миляди календаре буенча 10 май киче) дә Шәгъбән аена туры килә. Бу хакта Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров сөйли:
Ислам тарихында иң мөһим вакыйгаларның берсе «Тәһвилүл кыйбла», ягъни кыйбланың үзгәртелүе шәгъбан аеның 15 нче көнендә Мәдинәи Мөнәүвәрәнең «Бәни Сәләмә» мәчетендә булган.… Алга таба

Posted in Дин | Leave a comment

Эчсәң чәй-күңелдә җәй

Татарның 90% өлеше чәйдән тора,- дигән шаяру ишеткәнегез бармы? Бу безнең халыкның тәмле итеп чәй эчәргә яратуыннан килә. Элек-электән татар халкы чәйне төрле шифалы үләннәрдән, җиләк-җимештән әзерләп эчкән. Шуңа күрә дә кем-кем, ә инде татар чәйнең гурманы санала, аны тәмен белеп, сөт белән, каты итеп ясап эчәргә ярата.
Үләннәрдән, чәчәк һәм җиләк-җимештән әзерләнгән чәйләр елдан-ел популярлаша. Бу мода гына түгел, ә сәламәтлегең турында кайгырту да. Күп кеше кибет чәйләреннән, кофедан баш тартып – үлән чәйләренә күчә. Гадәти чәйдә — нерв системасын ярсытучы кофеин һәм танин матдәләре күп.… Алга таба

Posted in Гаилә | Leave a comment

Совет чоры татар композиторлары

Татар халкы талантлы композиторларга бай. Совет чорында да алар татар халкының моңын, рухын чагылдыручы җырлар иҗат иткән. Шул елларда тарихка онытылмас әсәрләре белән кереп калган, күренекле композиторларны барлыйбыз.

Салих Сәйдәшев (1900– 1954) – күренекле татар композиторы, беренче һөнәри татар дирижерларларының берсе, педагог, пианист, татар профессиональ музыкасының “әтисе” дип санала. Ул 1900 елда Казан шәһәрендә туа. Салих Сәйдәшевның беренче укытучысы – халык музыканты Заһидулла Яруллин. Аннары ул Казан музыкаль училищесы укытучыларында белем ала. 1918 елда Салих үз оркестрын төзи. 1922 елда аны яңа ачылган Кызыл Октябрь (хәзерге Г.Камал) исемендәге Татар Дәүләт театрына музыка бүлеге мөдире итеп эшкә чакыралар.… Алга таба

Posted in Җәмгыятьтә хатын-кыз | Leave a comment

Безнең дә үз батырыбыз бар! (Хабибрахманов Габделхак бабабыз турында истәлек)

Бабабыз Хабибрахманов Габделхак Хабибрахман улы 1924 елның 24 гыйнварында Кукмара районы (ул вакытта Саба районы) Яңа Сәрдек авылында гаиләдә 3 бала булып туа. 1931-1941 елларда Сәрдекбаш, Мәчкәрә авылы мәктәпләренә йөреп укый. Сугыш башланганда аңа нибары 17 яшь була. Бу вакытта ул Казанда ФЗО мәктәбендә фрезерчы һөнәрен үзләштерә. Аны тәмамлагач, Свердловскидагы “Уралмаш” заводына эшкә җибәрәләр егетне. Биредә Фронт өчен танклар җитештерәләр. Ә 1943 елның 24 апрелендә бабай үзе теләп фронтка китә. Илебезнең күп шәһәрләрен-авылларын дошманнан азат итүдә катнаша ул. 25 гвардияле мотострелковый бригадада командир расчета булып хезмәт итә.… Алга таба

Posted in Гаилә | Leave a comment