Monthly Archives: Апрель 2017

Татарча мультфильмнарны кайдан карап була?


Бөтен балалар да мультфильм карарга ярата. Күбебез, әле әти-әни булгач та, балалар белән бергәләшеп карап утырабыз аларны. Балачак эчкерсезлеге, шаянлык, матур төсләр һәм персонажларга кем генә битараф калсын икән? Моннан берничә ел элек татарча мультфильмнарны вконтакте челтәрендә стеналарда саклап калып карый идек. Югыйсә, алар күптән инде аерым сайтларда тупланган һәм карау өчен махсус җайлаштырылган икән. Үз җаегыз белән, теләгән вакытта сез дә рәхәтләнеп карарсыз дип ышанабыз.

“Татармультфильм” студиясенең рәсми сайты. Студия 2010 нчы елда ачылып, тамашачыга беренче тапкыр Габдулла Тукайның “Бала белән күбәләк” мультфильмын тәкъдим иткән иде.… Алга таба

Posted in Балалар, Гаилә | Leave a comment

«Бирнә биргән — бикә килен, бирнә бирмәгән — чәүкә килен». Татар кызы бирнәсендә нәрсәләр булырга тиеш?

“Бирнә биргән – бикә килен, бирнә бирмәгән чәүкә килен”
Татар халкында кыз баланы кияүгә бирнә белән озату йоласы бар. Бирнә – кыз баланың байлыгы, кияү кешегә һәм аның туганнарына алып килгән бүләге. Борынгыдан, кыз бала кул арасына керә башлагач ук әнисе, әбисеннән яки аулак өйләргә утырмага барып шунда башка хатын-кызлардан кул эшләренә өйрәнгән һәм үзенә бирнә әзерли башлаган. Юкка гына яшь киленнең уңганлыгы — аның сандыгындагы кул эшләренә карап бәяләнмәгән. Безнең әниләрнең, әбиләрнең килен булып килгәндәге сандыкларын гына алыйк. Өйнең түрендә торалар иде бит алар!… Алга таба

Posted in Гаилә | Leave a comment

Сыерчыклар турында 8 кызыклы факт


Җылы җилләре, ләйсән яңгырлары белән апрель килде. Кояш бөтенләй башкача — язчарак көлеп җибәрде. Өй кыекларыннан гәрәбә кебек там-чылар тамса да, иңкүлекләрдә әле кар җыелып тора. Шулай да күп урында инде аяк батмый, туфрак шактый ук ныгыган. Уҗым тернәкләнеп, яшәреп килә… Яз башында гына күзәтелә торган тагын бер рәхәт мизгел – ул күчмә кошларның кайтуы һәм матур итеп сайрап җырлаулары. Сыерчыклар күренү белән гөрләвекләр ага, үги ана яфраклары чәчәк ата, беренче күбәләкләр оча башлый. “Сыерчык диңгез артына китсә дә, туган оясына кайта”, — дигән сүз бар халыкта.… Алга таба

Posted in Гаилә | Leave a comment

Имтиханга кергәндә укыла торган догалар

Алда имтиханнар чоры. Балаларның да, ата-аналарның да иң еш борчыла торган, күңел тынычлыгын югалта торган вакыты бу. Имтиханнарга әзерлеклеме син, юкмы – монысы бер мәсьәлә, ә әзерләнеп тә авыр сорау туры килү яки белгәнеңне дә әйтә алмый югалып калу, зиһенеңне җыя алмый азаплану – монысы бөтенләй башка. Бу халәтләр үз-үзеңне кулга ала алмаудан, нык дулкынланудан, ахыры начар булыр дип куркып борчылудан барлыкка килә торган психологик күренешләр. Бу очракта диндәге кешенең иң зур коралы ул – дога.

Ихласлык белән кылган дога күңелеңә тынычлык табарга һәм имтиханнарда үзеңне яхшы яктан күрсәтергә ярдәм итә.… Алга таба

Posted in Балалар, Дин | Leave a comment

Видеоблогер Айдан Мамедова: «Яулык ябуыма әнием каршы чыкты»

Айдан Мамедова исеме интернет белән дус булганнарга һәм ислам темасы белән кызыксынган кешеләргә яхшы таныш. Саратов шәһәрендә яшәүче бу яшь журналист кыз ютьюб каналында “Блог мусульманки” исемле үз каналын булдырды. Ул безнең илдә ислам турында сөйләүче беренче видеоблогер хатын-кыз. Монда ул үз мисалында мөслимә хатын-кызларның тормыш рәвешен күрсәтә, сорауларга җавап бирә, көндәлек актуаль темаларны күтәрә. Аңа еш кына “Мин мөслимә булмасам да яулык яба аламмы?” “Минем егетем – мөселман, ә мин – христиан. Без өйләнешә алабызмы?” кебек төрле өлкәдән сораулар яудыралар, киенү мәсьәләсеннән алып, ничек дога кылырга икәненә кадәр сорыйлар.… Алга таба

Posted in Җәмгыятьтә хатын-кыз | Leave a comment

Күз тиюдән саклый торган догалар


Яман күз – гарәпчә “айн-аль-хасад” – бер кешенең икенчесенә кызыгып, көнчелек белән, чамадан тыш сокланып каравын аңлата һәм төрле авырулар, күңелсезлекләр килеп чыгуына сәбәп булып тора.

Кешенең начар уйлары яман ниятне тудыра һәм үзенә күрә начар теләк теләгән кебек тәэсир итә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Күз тию – хак нәрсә”, диде. Бу хәдиснең тулы әйтелешендә мондый юллар бар: “Кайсыгыз да булса үзегездә, байлыгыгызда, яки башкаларда үзенә ошаучы әйберне күрсә, бу әйбернең хәерле булуын, бәрәкатен сорасын, чөнки күз тию – ул хак”.

Бозымнан, яман күзләрдән саклану өчен Коръәннең түбәндәге сүрәләрен, аятләрен уку киңәш ителә:

• Аят әл-Күрси.… Алга таба

Posted in Балалар, Дин | Leave a comment

Татарның 16 тарихи мәчете

Татар мәчетенең бинасы әллә-кайдан аерылып тора. Чөнки безнең халыкның электән килгән, башкаларныкына охшамаган архитектура традицияләре бар. Ул Идел буе Болгары, Казан ханлыгы һәм Алтын Урда кебек ислам цивилизацияләре яшәгән чорда ук формалашкан. Татар тарихында эз калдырган, милләтебез архитектурасының йөзек кашы булып саналучы мең яшьлек татар мәчетләрен бүген бергәләп барлыйбыз.
Әстерхан шәһәрендә урнашкан “Ак мәчет” – шәһәрдә иң өлкән мәчет санала. 1810 нчы елда татар сәүдәгәре Дәвид Измайлов акчасына салынган. Таштан, классицизмның соңгы формасында эшләнгән. Мәчет бер катлы, намаз уку залында михраб өчен яртылаш түгәрәк урын калдырылган.… Алга таба

Posted in Җәмгыятьтә хатын-кыз | Leave a comment

Рус телендә иҗат итүче татар язучылары

Аларның исем-фамилияләре татар, милләтләре дә. Шулай да алар рус телендә яза. Барысы да шәһәр җирендә туып-үскән. Әдәбиятта каләм чарлауны рус телендә өстенрәк күрсәләр дә, иҗатларындагы персонажлар аша татар милләтенең чалымнарын, характер-кичерешләрен чагылдыра алар. Сүзебез русча иҗат итүче татар язучылары хакында.
Шамил Идиятуллин – 1971 елда Ульяновск шәһәрендә туа. Яр Чаллы, Казан шәһәрләрендә яши. Бүгенге көндә Мәскәү шәһәрендә тора. 1988 елдан журналистика өлкәсендә эшли. 9 ел “Известия Татарстана” газетасында, “Коммерсантъ” нәшрият йортында хезмәт куя. 2003 елдан “Коммерсантъ” нәшрият йортының Мәскәү офисында төбәк бүлеген җитәкли.… Алга таба

Posted in Хатын-кыз сыйфатлары | Leave a comment

Дөньякүләм танылган 7 татар галиме

Үз милләтеңне ныграк яратыйм, танытыйм дисәң, аның югары дәрәҗәләргә ирешкән ул-кызларын да белү комачауламас. Татар фамилиясен йөрткән, дөньякүләм билгеле милләттәшләрең турында белгәч, үзеңнең татар булуың белән горурлану хисе тагын да арта, алар турында башкаларга да сөйлисе килә башлый. Бүген фән эшлеклеләре, галимнәргә тукталабыз.
Нигматуллин Роберт Искәндәр улы – 1940 нчы елда Мәскәү шәһәрендә туган. Н.Э.Бауман исемендә МВТУ ны, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын тәмамлый. Нәселләрендә күренекле, билгеле шәхесләр бер ул гына түгел. Әтисе ягыннан бабасы Гиниятулла Терегулов Башкорт медицина институтын оештырган кеше.… Алга таба

Posted in Җәмгыятьтә хатын-кыз | Leave a comment

Елата да, юата да. Сез карарга тиешле 7 татар сериалы.

Сериаллар карау, гадәттә хатын-кызларга ошый. Берничә серияга сузылган тормыш вакыйгаларын, беркайчан да чишелмәс кебек тоелган гаилә проблемаларын күзәтеп утырырга ир-егетләрнең сабырлыгы җитеп бетми. Ә безгә нәрсә?! Яраткан сериал геройлары белән бергә борчылу, елау, шатлану, алар белән бергә яшәү безгә, киресенчә, рәхәтлек бирә, тынычландыра, беразга булса да тормыш мәшакатьләреннән ял иттерә, тәҗрибә өсти. Бүген сериал карарга яратучыларга татар телендә эшләнгән 7 фильм тәкъдим итәбез. Күңелле ял сәгатьләре сезгә!
1. «Ак чәчәкләр» — ун сериядән торган татарча телевизион фильм. Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр” романы буенча 2015 нче елда Казанда, «Татарстан — Яңа Гасыр» студиясендә төшерелә.… Алга таба

Posted in Гаилә, Җәмгыятьтә хатын-кыз | Leave a comment