Monthly Archives: Февраль 2017

«Мин элек мондый түгел идем…» Журналист, фотограф Галия Хабибрахманова белән әңгәмә

Мин аның белән «Саба дулкыннары» радиосында эшләп киткән хезмәткәр икәнен белгәч кызыксына башладым. Үзем дә шунда эшләп караган кеше булгач, ничектер үз иде ул миңа.

Аннан «Ватаным Татарстан»газетасында чыккан язмаларын укыштыра идем. Соңрак аның уенчыклар кибете ачып җибэрүен ишеттем. Хәзер интернеттан ул төшергән фотосурәтләрне карап барам.
Әгәр син һөнәреңне дөрес сайлагансың икән, бөтен холкың, эш-фигылең шул өлкәнеке булып — бербөтенгә әверелә. Журналист кеше һәрчак эзләнүдә. Аңа гел ниндидер яңалык, вакыйгалар кирәк. Бертөрлелек тиз туйдыра, ялыктыра. Галия Хабибрахманова белән дә шул сыйфатлар идарә итә, күрәмсең.… Алга таба

Posted in Гаилә, Хатын-кыз сыйфатлары | Leave a comment