Monthly Archives: Июнь 2016

Күңел күзе ачылганда

 Азатның изге Рамазан аенда да өйгә салгалап кайтуы бик борчый Айсылуны. Менә туктар, менә акыл керер, балалар хакына булса да үзгәрергә тиештер бит инде ул,- дип өметләнүләр юкка күрәсең. Бергә яши башлауларына 10 нчы ел бит инде. Азат кына шул ук. Ә бит гаилә корганда нинди матур хыяллар белән яна иде икесе дә! Аларның күп балалары, үзләренең зур иркен йортлары булачак. Ялларда ишле гаилә машинага утырып табигатькә чыгачак, сәяхәткә йөриячәк.. Алар балаларын тырыш, тәртипле итеп үстерәчәк… 

Айсылуга өйләнгәнче үк аракы белән дуслыгы бар иде егетнең.… Алга таба

Posted in Гаилә | Leave a comment