Monthly Archives: Февраль 2016

Пилатеска барабызмы?

пилатесҮзеңне ярату, сәламәтлегең турында авырту килгәнче кайгырта башлау, тышкы кыяфәтеңә, киемеңә, үз-үзеңне тотышыңа игътибар итү… Үзеңә хөрмәт барлыкка китерүче бу сыйфатларны тагын да дәвам итеп булыр иде. Бүген шуларның сәламәтлеккә кагылышлы юнәлешенә тукталам. Безнең тәрбия шундый: спорт залга барып шөгыльләнгәнче авылда физик хезмәт белән шөгыльләнәм мин, дип кенә җибәрәбез. Тик авылда да хәзер бар эшне җайлаштырып бетердек. Бик сирәкләр генә кул белән кер юа, сыга, ягарга утын әзерли… Бу эшләрнең һәркайсында кул, буыннар катнаша, алар хәрәкәтләнә. Эш кими, буыннар да ялкаулана.… Алга таба

Posted in Гүзәллек сере | Leave a comment

Аллаһ йорты — нурлы йорт

МЕЧЕТЬКояш әле күзләрен ачмаган,
Караңгылык җәйгән колачын.
Авылым уртасында нурлы йорттан
Азан тавышы күмә дөньясын.

Тәүге намаз яңа көнне котлый
Фәрештәләр зикер әйтәләр.
Имам белән намазга басканнар
Аллаһ шәфәгатен көтәләр.

Каткан күңелләр дә йомшарадыр
Бу — Коръәннең сихри шифасы.
Күз яшьләре тамган намазлыкта
Кояш нурларының уйнашы!

Сокланамын, гаҗәпләнәм шунда
Ваем, куркулардан арынам.
Фикердәшләр белән киңәшләшеп
Алга бару өчен көч алам.

Агач диварларга гүя сеңгән
Тынычлык бирүче мең тойгы.
Мәчет ишеген ачып керү белән
Онытыла дөньялык кайгы.

Имам сөйли кеше күңеленең
Чисталыгы, нуры турында.… Алга таба

Posted in Шигырьләр | Leave a comment

Кадерле Рәвилә әбиемә багышлыйм

эби1Рәҗәп аеның өчесе
Кичке Ахшам вакытында.
Күбәләктәй җаның очты
Аллаһының хозурына.
Яныңда беркем юк иде
Һичкемне син борчымадың.
Нәкъ үзең теләгән кебек
Тыныч кына китеп бардың.
Фәрештәләр Ясин чыгып
Торганнардыр баш очыңда.
Аллаһ дусты булган адәм
Ялгыз булмый беркайчан да.
Яшьтән намазда булгансың
Уразаңны калдырмыйча.
Синдәй ихлас, изге җаннар
Җир йөзендә белмим ничә?!
Бабай белән гомерегез
Уртак иде, үрнәк иде
Күз карашыннан аңлашып
Яшәгән көннәр бар иде.
Һаваларда кыр казлары
Парлы оча, каңгылдаша.
Бакчагызда алмагачлар
Парлы килеш шау чәчәктә.
Иптәшеңнән аерылу
Бигрәк телгәли күңелне.
Алга таба
Posted in Шигырьләр | Leave a comment