Monthly Archives: Ноябрь 2015

«Баланы «Мин синнән китәм!» дип куркытмагыз!»

дети1Мәскәүнең төньяк районында татарларның яратып җыела торган урыны бар. Ул «Чай бар Казан» исемле ресторан. Анда Мәскәү татарлары никах ашларын, бәби туйларын, гаилә бәйрәмнәрен үткәрә, билгеле бер темага сөйләшүләр, презентацияләр уздыра. Биредә «Җәмилә» хатын-кызлар клубы оешкан. Күптән түгел алар хатын-кызлар өчен, балалар психологиясе өлкәсендә 30 еллык эш тәҗрибәсе булган Валерий Алексеевич белән очрашу үткәрде. Сөйләшү «Тыныч ана — тыныч бала» исеме астында үтте. Очрашуда таныш та, таныш булмаган да фикерләр яңгырады. Шуларның, минем карашка иң файдалыларын, сезгә дә тәкъдим итәм.

«Баланың характерындагы авыр якларын, начар холкын геннарга бәйләмәгез.… Алга таба

Posted in Балалар | Leave a comment

Хикмәтле садака (Булган хәл)

садака ңенәинаБер хатын 3 баласы белән тол кала. Иреннән калган байлык берникадәр вакыт җитсә дә, соңыннан дөм бетә. Балалары кечкенә булу сәбәпле хатын эшкә чыга алмый. Кайда барырга, кемнән ярдәм сорарга? Менә  өченче көн инде  ачлы -туклы яшиләр алар, балаларны күрәләтә ачтан үтереп булмый бит. Төнне йокысыз үткәрә ана шулай, иртәгесен халык күп йөри торган мәйданга хәер сорарга чыгарга ниятли.

Иртән иртүк ул инде биредә. Кулында кечкенә баласы. Менә аның яныннан ерак түгел такси машинасы килеп туктады. Аннан төшкән адәм таксистка акча биреп, үз юлы буйлап китте.… Алга таба

Posted in Язмышларда - гыйбрәт бар | Leave a comment

Хатын-кызлар колагына. Бәдрәфкә йөрү әдәбе

водаАлдагы язмада мәдрәсәгә укырга йөри башлавым турында язган идем. Шунда алган мәгълуматларны сезнең белән дә уртаклашмыйча кала алмыйм, кызлар. Күптән түгел фикх дигән фәннән бәдрәфкә йөрү әдәбе дигән тема уздык. Бер карасаң барысын да беләсең дә кебек, юк икән. Тыңлый башлагач файдалы информацияләр очрап кына тора.

Динебездә чисталыкка зур урын бирелә. Чисталык — ярты иман, чисталык — намазның ачкычы дигән сүзләрне ишеткәнегез бардыр. Ислам дине һәрнәрсәне адәм баласы өчен файдалы булганга таләп итә. Намаз уку — күңелне йомшарта, начар уйлардан арындыра, сәдака — юмартлыкны арттыра, тәхәрәт — сәламәтлек өчен файдалы.… Алга таба

Posted in Гаилә | Leave a comment