Monthly Archives: Октябрь 2015

Ирме, баламы. Беренче урында кем?

ругаютсяИрина белән ире арасында  мәктәп елларыннан ук мәхәббәт кабына. Озак вакыт бер-берсен сынап йөреп өйләнешәләр алар. 3 ел бергә гомер иткәннән соң, уллары Тимофей туа. Бала туу шатлыгыннан очып йөргән ир 1 ай дигәндә алмаштырып куйгандай үзгәрә. Өйгә соңа калып кайтулар ешая, Ирина белән аерым йоклый башлыйлар, ялларда ул өйдән чыгып китү ягын гына карап йөри… Бер көн ир әйберләрен җыя да, бөтенләйгә чыгып китә. Китүенең сәбәбе: «Бала тугач син үзгәрдең, миңа игътибар итми башладың. Миңа мондый хатын кирәк түгел!» Ике балалы хатын белән яхшы гына яшәп ята ул хәзер.… Алга таба

Posted in Гаилә | Leave a comment

Үзеңне югалтма! Бәхеткә илтүче юллар

Минем өчен сынау бала белән өйдә утырган вакытта башланды. Көн саен кабатланучы бер төрле эшләр белән көн уза, киләсе көн дә алдагысынннан бернәрсә белән дә аерылмый. Тормышка ниндидер үзгәреш кертергә кирәклеген аңлыйсың да кебек, тик хәл дә, теләк тә юк. Үземне суы сыгылып бетүче лимон белән чагыштыра башладым. Нәрсәдән, ничек башларга белми аптыраган көннәрдә китаплар ярдәмгә килә. Бала йоклаган вакытта рәхәтләнеп укыйм мин аларны. Тик уку гына түгел, аларны тормышта куллану  — иң авыры шул. Киңәшләрнең кулдан килә торганнарын гына сайлап, әкренләп булса да үземдә куллана башладым.… Алга таба

Posted in Хатын-кыз сыйфатлары | Leave a comment

Мәдинәдә яшәүче малай кыйссасы

Ярты ел элек кенә куен дәфтәремә мондый максат язып куйган булганмын: «Алдагы елда гарәпчә укырга өйрәнергә кирәк». Теләгем шулай тиз тормышка ашар дип уйламаган да идем. Вакыйгалар шулай уңышлы урнашты, сентябрь аеннан мин Мәскәүнең «Рисәләт» мөселманнар берләшмәсе мәдрәсәсенә укырга йөри башладым. Мин — беренче курс шәкерте:). Яңадан китап-дәфтәрләр алынды, дәресләр кабатлау башланды. Беренче дәрестән үк шуны аңладым: китаплар укып алган белем белән мондый җирдә укып алганы аерыла. Беренчедән атмосфера, җәмәгать көче, белемле укытучылар, бергәләшеп намаз уку, ашау-эчү, яңа дуслар… Икенчедән үзеңне күпме генә белемле санасаң да, мондый җиргә килгәч «»иии минем бу белемем белеммени?!» дигән кебегрәк хис күңелдә.… Алга таба

Posted in Балалар | Leave a comment