Monthly Archives: Август 2015

Догадан күргән шифа

молитваТормышта төрле вакытлар була. Үз гомерендә авырлыкка тарыгач, кул күтәреп Аллахтан ярдәм сорамаган кеше бар микән ул? Кул күтәреп булмаса да, күңеленең бер почмагында иман, димәк Аңа ышану дигән әйбер һәркемдә бар дип исәплим. Ә шул догалар ярдәмендә кире яшәү көче тапкан, тормышка башкача карый башлаган, бирешмәс авыруларын җиңгәннәр турында беләсезме? Минем танышларым арасында бар андыйлар.

Гөлфирә апа гомере буе кеше арасында кайнаган, чая, тиктормас хатын. Халык «ут борчасы» ди андыйлар турында. Шул апага яшьнәп яшәр чагында «начар»авырту дигән мөһер баса табиблар.… Алга таба

Posted in Җәмгыятьтә хатын-кыз | Leave a comment

Җылы җилләр исә туган яктан

byrbash2Ничек рәхәт авылга туган йортка кайтуы! Ишегалдына керә-керешкә аяктан салып ташлап, яшел чирәменә ялан тәпи басудан башлана бу рәхәтлек. Һәм рәхәтләнеп, күкрәк тутырып саф һаваны сулыйсың, әти белән әнинең кадерле йөзләренә карыйсың.

Авылда ике мәчет хәзер: югары оч һәм түбән оч мәчетләре. Манарадан яңгырап ишетелгән азан тавышы бөтен авылны моңга күмә. Аңа күрше Чишмәбаш, Буҗи авылларының азан тавышы килеп кушыла. Бу тавыш колакларны иркәли. Торган җирдә чиркәү кыңгыраулары гына чыңлый шул.

Озак кайтмый торсаң үзгәрешләр хәзер сизелә. Безнең өй янында гына мәктәп.… Алга таба

Posted in Җәмгыятьтә хатын-кыз | 1 Comment

Хыяллар чынга ашсын

imagesБу көннәрдә кул астына гел уйлар, чынбарлык, тормыш турындагы язмалар эләгә. Юкка түгелдер күрәсең. Үземнең дә уйларны тәртипкә китерер чак җитте. Тормышта нәрсәнедер үзгәртү өчен башыңдагы уйларны җайга салырга, аларны үзгәртергә кирәк диләр бит.

Игътибар иткәнегез бармы, һәрчак шат күңелле, тормышка артык җитди карамаучыларның тормышы да җиңел бара. Алдан начарны уйлап, хафаланып хыялларны куркытабыз гына бугай. Тормыштан зарланып, уфтанып утырып та әллә-ни күпкә ирешеп булмый. «Максатыңа ирешим дисәң, иң элек бүгенге тормышыңа шөкер ит»,- дип әйтүләре дә хак. Бүгенге хәлеңне ничек бар шулай кабул итү, кулыңнан килгәнен тырышу, ә синнән тормаганын Аллага тапшыру никадәр күңел тынычлыгы, рәхәтлек алып килә.… Алга таба

Posted in Хатын-кыз сыйфатлары | 1 Comment