Monthly Archives: Июнь 2015

Бәхетсезлеккә таба туры юл (2 нче бүлек)

скачанные файлы (3)Начар гадәтләрдән (эчкечелек, азартлы уеннар, наркомания) бәйле кешенең төп бәласе шунда — ул үзенең бәйле икәнен ахырга кадәр кире кага. Үзен теләсә кайсы вакытта туктый алам, бу гадәтләр минем өчен бер рәхәтлек алу чарасы гына дип уйлый. Якыннарының үгетләре, сөйләшүләре дә файда бирми. Гомумән, мондый кешеләргә нәрсә дә булса аңлату мөмкин түгел, ул барыбер үзенекен дөрес дип санаячак. Бу урында шунсына да ачыклык кертик, якыныңның бәйле икәнен ничек белергә? Сезнең белән ачыктан-ачык сөйләшүдән соң да, башка бу гадәткә иярмим дип сүз биргәннән соң да — вәгъдәсен үтәми икән, димәк ул башкача булдыра алмый.… Алга таба

Posted in Җәмгыятьтә хатын-кыз | Leave a comment

Хуш киләсең, Рамазан!

6Бүген кояш баю белән күңелдә үзгә бер дулкынлану, хисләр өермәсе. Быелгы Рамазанны да каршылау насыйп булды бит! Башта йөкле булып, аннан 2 ел бала имезеп ураза тоту да сагындырган. Дулкынланам… Тәрәвих укуның үз тәме бар, ди торган иде мәрхүмә әбием. Намаз догаларына да алар өйрәткән иде бит. Тәрәвихны да соңгы тапкырын елый-елый укыган иде, саубуллашуы булган икән. Бу елгы Рамазанны, бик теләп тә, күрә алмаганнар өчен өстебездә бурыч йөртәбез кебек — догаларыбыз барып ирешсә иде.

Сәхәр һәм ифтар вакытларында ялгызың булмау ничек рәхәт!… Алга таба

Posted in Җәмгыятьтә хатын-кыз | 1 Comment

Бәхетсезлеккә таба туры юл (1 нче бүлек)

скачанные файлы (4)Без үскәндә тәмәке тарту, аракы эчү — киң таралган начар гадәтләр исәбендә йөри иде. Хәзер исә отышлы уеннар һәм наркотиклар да шундый ук җәелеш алды. Авылда яшәгәндә ничектер бу әйберләрнең миңа катнашы юк һәм булмаячак дип уйлый идем. Шәһәр мөхите, шәһәр кешеләре башка…Буш вакыт күп, акча бар, интернет эшли, яңа танышлар. Кыйбла күрсәтүче иманы, ихтыяр көче зәгыйфь булганнарны алар үзенә суыра. «Туры юлны бәян кылмак вә күрсәтмәк Аллаһ эшедер, чөнки адаштыра торган караңгы юллар бар, әгәр Аллаһ теләсә иде барчагызны да туры юлга салган булыр иде.… Алга таба

Posted in Җәмгыятьтә хатын-кыз | Leave a comment

Аш бүлмәсендә 5 тылсым

скачанные файлыБезнең ярты гомер аш бүлмәсендә ризык әзерләп, ашатып, җыштырып уза. «Бүген нәрсә пешерим микән?»- дигән сорау көндәлек сорау. Кайчак туйдырып та җибәрә. Андый көннәрдә ашыбыз уңмый. Күпме игътибар иткәнем бар: бер үк төрле әзерләнгән ризык бер очракта уңа, икенчесендә юк. Бу мине һәрвакыт аптыра иде, чөнки җавабын белмәгәнмен. Аш-суның тәме — аны әзерләүченең күңел халәте белән турыдан-туры бәйле икән бит!

1. Аш бүлмәсендә алтын кагыйдә: ризыкны үзегез әзерләгез. Белмисез икән, интернет, курслар ярдәмгә килер. Бер генә ярымфабрикат та сезнең күңел җылысын кушып әзерләгән ризыкны алыштырмый!… Алга таба

Posted in Гаилә | Leave a comment

Мин бит аны онытмадым!

imagesКартлар йортында яшәүчеләр өчен шифаханәгә гел дә бер карт килә. Аның карчыгы инде ничә еллар монда ята: беркемне танымый, бернәрсә хәтерләми, берни сөйләшми. Бабай көн саен килә, аны ашата, чәчләрен тарый, ниләрдер сөйли. Монда эшләүчеләр аны жәлләп: «Бабай, ник син шулай еш киләсең, ул бит барыбер сине танымый, хәтерләми»,- диләр. Картның җавабы кыска: «Аның каравы мин аны яхшы беләм, барысын да хәтерлим».

Һәрбер хатын-кызның иренә, балаларына биргән игътибары, күңел җылысы кирәк чакта менә шулай үзенә дә кайтса иде.

12198956357315Алга таба

Posted in Гаилә | Leave a comment