Monthly Archives: Май 2015

Көнче ир — җан бәласе

счастҗеТәнзилә авылның йөзек кашы булып үсеп җитте. Чибәр иде ул. Зифа буй-сын, зәңгәр күзләр, иңгә салынып төшкән калын чәчләр. Битендәге миңенә кадәр ниндидер серлелек өсти үзенә! Яхшы гаиләдән. Спортта да сынатмый: бер дигән чаңгычы! Бу сыйфатлары барысы да бәхетле хатын, яраткан әни булуны юрый иде кебек тә… Бәхетен тапканчы урау юллар аша үтәсе булган икән шул.

Шамилне ул беренче тапкыр сабантуенда күрде. Яхшы киенгән бу көләч йөзле егет әллә ничек сихерләде шунда. Теле телгә йокмый, матур сүзләрне эзләп кесәгә керми. Тәнзиләнең башы тәмам әйләнде.… Алга таба

Posted in Язмышларда - гыйбрәт бар | Leave a comment

Хәләл ял ничек уза?

самолетЧит илгә гаилә белән узган ел беренче тапкыр чыктык. Урынны сәгать пояслары артык сизелми торган, климаты безнең табигатькә якын булган,  бәясе дә артык «тешләми» торган булсын дип сайладык. Мөселман дуслар алдан кисәтеп куйды: «Балалар каршында шәрә йөрүче хатыннар булганны, исерекләр булган җирне сайламагыз!» Иптәшем белән Төркиянең Анталия шәһәре Кимлуджа районында урнашкан Sah Inn Paradise кунакханәсененә тукталдык. Ни өчен нәкъ монда? 1) Дусларның монда ял иткәне бар, алар бик яхшы дип мактады; 2) Мөселманнар ял итә торган урын, монда күбесенчә җирле төрекләр гаиләләре белән ял итә, алар белми сайламас!… Алга таба

Posted in Сәяхәт | Leave a comment

Әнигә дә әни кирәк!

дедушкаТелефоннар ремонтлаучы салонга бер бабай керә һәм телефонынның эшләмәвеннән зарлана. Мастер телефонны карагач, аның яхшы эшләвен әйтә. Бу сүзләрдән соң карт елап җибәрә: «Ә нигә соң алайса миңа балаларым шалтыратмый?», — ди ул. «Мин бит телефоным ватылган дип уйлаган идем»… Бу язманы интернеттан укыгач, күңелгә әйтеп бетергесез авыр булган иде. Тизрәк телефонны табып әнигә шалтыратам. «Әни, ни хәлләрең бар?» Сорамасам да тавышыннан беләм инде, еларга гына тора ул. Әнием өчен бик авыр көннәр. Аның өчен генә түгел, барыбыз өчен дә. Күптән түгел ул кадерле әнисен, без сөекле әбиебезне соңгы юлга озаттык.… Алга таба

Posted in Гаилә | 8 комментариев

Тын алырга вакытың бармы?

несколько делБүгенге көнебез тиз йөрешле поезд кебек уза. Анда эш өчен дә, гаилә, балалар, ирең өчен дә, үзең өчен дә вакыт табылырга тиеш. Барысына да җитешү өчен нәрсә генә эшләмибез?! Игътибар итегез әле, тыныч кына утырып ашый аласызмы? Әллә ашаганда куллар үзеннән-үзе телефонга яки китапка үреләме? Урамга чыкканда колакта наушник, нәрсә дә булса тыңлыйбыз. Бала белән тик кенә уйнап утырасы килми, нәрсәдер җитми кебек. Телевизор кабызабыз. Бу исемлекне озак дәвам итеп булыр иде. Нәтиҗәдә ашаган ризыкның тәмен дә сизмибез,  тамак туйдыру өчен ашыйбыз.… Алга таба

Posted in Хатын-кыз сыйфатлары | Leave a comment

Бала мәхәббәте

девочка

Бу фотоны интернет киңлекләрендә бәлки күргәнегез бардыр. Юк икән, рәсем тарихы белән таныштырам. Бу ятимә кыз Иракта интернатта тәрбияләнә. Ул асфальтка әнисенең рәсемен ясаган һәм аның кочагына кереп яткан. Әни кешегә хөрмәт йөзеннән, аның сурәтен таптамас өчен аяк киемнәрен салырга да онытмаган.

Рәсем күпләрне уйланырга мәҗбүр иткән, төрле каршылыклы фикерләр уяткан. Чыннан да күңелгә тия торган фото, аңа битараф калып булмый. Сездә нинди кичерешләр туды?

Бала мәхәббәтен җавапсыз калдырмыйк!… Алга таба

Posted in Балалар | 5 комментариев

Төннәрен бүре булып улыйм

волкИринаның кызы, минем кызымның классташы. Аралашучан, шат күңелле  ханым  ул. Бер кыз үстерә. Педагогик белеме булса да, бер кайда да эшләми. «Моңарчы эшләүнең кирәге дә булмады. Ирем бала белән шөгыльлән дие, акчаны ул әйбәт ала», — дип әйтә иде ул. Ире хәрби кеше, үзеннән өлкәнрәк. Узган ел гына зур суммага ссуда алып, 2 квартира алганнар иде. Бу гаиләгә быел кыш зур кайгы килде. Ире кисәк кенә үлеп китте Иринаның. Тромблар гаепле диделәр. Тик үлемнең сәбәбен белү генә кайгыны җиңеләйтәме соң?

«Ирем калдырып киткәч — яшәүнең рәхәтен тоймыйм.… Алга таба

Posted in Язмышларда - гыйбрәт бар | Leave a comment

Акча кирәк!

деньги

Руслан гаиләдә уртанчы бала. Кечкенәдән аз сүзле, тыйнак булып үсте. Әти-әнисе өчен алар 3 малай. Өчесенә дә булсын дип тырыштылар. Әтисенең бар тапканы балаларга. Мәктәпкә керү белән музыкаль мәктәпкә дә бирделәр. Кешедә булмаганда ук баян, синтезатор ише әйберләр аларда бар иде. Мәктәптән соң армияга китте Руслан. Төрле җирләрдә эшләп алды. Яше 30 дан артса да, өйләнергә генә ашыкмады. Иптәшләре белән кичке йөрүләр ешайгач, өйгә салгалап кайта башлагач, димләп тә карадылар. Тик ул: «Минем яраткан кешем бар. Ул марҗа. Әти шуңа каршы, ә миңа аннан башка хатын-кыз кирәк түгел», — дия иде.… Алга таба

Posted in Язмышларда - гыйбрәт бар | 8 комментариев

Озын толым. Яулык. Хатын-кыз.

волосы

Хатын-кыз өчен озын толым һәрвакыт гүзәллек символы булган. Бу матурлыкны ни өчен капларга соң? Яулык — безнең өчен саклагыч ролен үти. Тик ничек? Аллаһ кушкан һәр нәрсәдә, үзебез өчен үк файда бар икәнен беләбез. Бу очракта нинди файда?

Чәчләр — энергия чыганагы

Чәчләр — безне космос белән бәйләүче антенна ролен үти. Без галәмнән энергияне, көчне, сиземләүне нәкъ менә алар аша алабыз. Ирләрдә бу рольне — сакал, мыек башкара. Озын чәчле хатын-кыз нәфисрәк тә, интуиция ягыннан да сизгерерәк. Элек-электән озын чәчле кызларга хөрмәт белән караганнар.… Алга таба

Posted in Гүзәллек сере | 4 комментария

Бөек Җиңү китергән бәхет

с днем победыБыел Җиңүнең 70 нче язын каршылыйбыз. Башка елларны парадны, бәйрәм чараларын күбрәк телевизор аша карарга ярата идем. Ә быел башкачарак булды. Торган җиребез Мәскәү өлкәсенең Лобня шәһәре. Бу шәһәр Бөек Ватан сугышы турында күп хәтирәләр саклый. Сугыш канын үз җирендә сеңдергән ул.

Фашист илбасарлары башкала — Мәскәүне алырга ыргыла. Мәскәү белән Лобня арасы нибары 15 чакрым. 1941 нче елның ноябрендә немец гаскәрләре Красная Поляна поселогын (Лобня составына керә) басып ала. Дошманга башкалага таба кыска һәм уңайлы юл ачыла. Совет гаскәрләре моны яхшы аңлый.… Алга таба

Posted in Җәмгыятьтә хатын-кыз | Leave a comment

Аерылгач бәхет киләме?

муж и женаКемнедер ярату — бөтен тормышка ямь өстәргә, кайвакыт киресенчә аны җимерергә мөмкин. Сөйгән ярларын югалткан парларның хәлен үз башыннан узганнар аңлый. Үлем түгел, гаиләләрен хыянәт, начар гадәтләр җимергән очраклар күпме. Шул вакытта ничек үз-үзеңне югалтмаска, үзеңә булган хөрмәтне кабат яңартырга, тормышка һәм кешеләргә кабаттан ышаныч белән карый башларга? Бу турыда материалым әзерләнә инде. Укымый калмас өчен рассылкага язылыгыз. Ә бүген аерылышу хакында сөйләшергә телим. Бу хәлне үз башымнан кичкән кеше буларак, бүгенге язмамда эчке хис-кичерешләрне дә, сезгә яңа булган информацияләрне дә тупларга тырыштым.… Алга таба

Posted in Гаилә | Leave a comment