Нәсел китабының бер бите (Әни ягыннан бабам Габдрахман улы Мансур һәм әбием Борһанетдин кызы Рәвилә гаиләсе)

Салкын Чишмә авылы тарихында минем бабам Габдрахманов Мансур Габдрахман улы һәм әбием Габдрахманова Рәвилә Борһан кызы да матур эз калдырган. Кызганыч, үзләре исән чагында алар сөйләгәннәрне язып алырга беребезнең дә башына килмәгән. Бер дә онытылмас кебек тоелган хәтирәләр урынына яңалары өстәлә торгач хәтер киштәләренә дә тузан кунган. Шулай да әбием белән бабаем тормышыннан кайбер вакыйгалар, таныш-белешләр, авылдашлар сөйләве белән тулыландырып бу китап битләрендә калырга хаклы дип уйлыйм.

Мансур бабайның нәсел җепләре Зур Сәрдек авылына барып тоташа. Аның әтисе Габдрахман бабай Сәрдектә яшәгән. Аларның Алма Ата һәм Яңа Сәрдек авыллары арасында басулык җирләре булган. Шунда эшкә килгәндә ял иткән вакытта куаклыкта, бик матур урында туктала торган булганнар. Бу урында челтерәп, бик тәмле сулы чишмә аккан. Габдрахман бабай олылар белән киңәш-табыш итә дә, менә шушы урынга төпләнү нияте белән күченеп килә. Шулай итеп Салкын Чишмә авылына нигез салучы 30 лап гаиләнең берсе була алар. Габдрахман бабай һәм Бибикамилә әби гаиләсе ныклы нигезле, эшчән, юмарт, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр белән һәрвакыт булганын бүлешүчеләрдән була. Узган-барган юлчыларны, кем булуына карамастан чәйсез, ризыксыз чыгармаганнар. Бәлки шуңа күрә дә Аллаһы Тәгалә аларны бик авыр, болгавыр заманнарда да ризыктан өзми, дин һәм бәрәкәт белән ныгыта. Габдрахман бабай игенчелек, сәүдә белән шөгыльләнгән. Ни кызганыч, гаиләдә балалар туа тора үлә бара, исән калган балалары: Фоат, Наилә, Мансур.
Төпчекләре Мансур – минем бабаем. Ул 1929 ел 9 сентябрендә туган. 1941 нче елда башланган кәһарле сугыш елларын яшүсмер малай буларак уза. Олы абыйлары Фоат сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. Ә аларга – малай –шалайларга көтү көтәргә, өлкәннәр белән бергәләп күтәртмәле чабата киеп басу сукаларга, язга чыктылар исә кар астында калган өшегән бәрәңге җыеп гаиләне ашатырга туры килә. “Ул бәрәңгеләрдән әни ботка пешереп ашатыр иде. Ул ботканың тәмен мәңге онытасым юк”-, дип сөйли иде бабай. Мөмкинлеге булмагач, 4 класс белем белән калса да, бабай җор, тапкыр телле, теләсә кем белән уртак тел таба белүче, тәвәккәл егет булып җитешә. Ул холкы белән нәкъ Габдрахман бабайга охшаган диләр. Белоруссия якларында 3 ел армия хезмәтен төгәлләп кайткач, Мансур бабайны, Зур Сәрдек авылына шофер итеп эшкә чакыралар. Армияда машина йөртергә өйрәнгән була ул. Ә авылга ул заманнарда беренче машиналар кайтартыла, ә менә йөртә белүчесе булмый. Зур Сәрдектә озак эшләми, үзләренең Смәил совхозына йөк машинасы алып кайталар һәм бабайны шунда күчерәләр. Озак еллар шунда хезмәт куя, ВАЗ машинасы кайткач шунда совхоз җитәкчеләрен йөртә ул. Аның янәшәсендә кем генә булмасын: җитәкчеме ул, гади эшчеме һәркемгә сүзе үтә иде,- дип сөйлиләр. Авылдашлары аның турында: “Усал булсаң-асарлар,юаш булсаң-басарлар, урта кул кеше булсаң – ил агае ясарлар. Бу сүзләрдән соң аптрый (Габдрый фамилиясен кыскартып аны шулай атаганнар) Мансуры кебек дип өстәп куялар иде.” Әйе, Мансур бабайны белгәннәр аны хөрмәтләп ил агасы белән чагыштырган.

Совхоз зурайган саен транспорт чаралары да күбәя, аны баш механик итеп сайлап куялар. Ул транспортларның төзеклеге өчен генә түгел, кул астында эшләүче хезмәткәрләрнең тормышы, гаиләләре турында да кайгыртып эшли. Тикшерү килгән чагында да аларның бригадасы һәрчак үрнәк итеп куела. Чөнки бабай һәрнәрсәдә дөреслек, тәртип ярата иде, башкалардан да шуны таләп итә белде. Соңрак аны эшчеләр комитеты җитәкчесе итеп сайлыйлар. Әниләр сөйләве буенча, ярдәм кирәк булган эшчеләренең исемлек башында һәрчак ялгыз карт-коры, тол хатыннар торган. Аларның гозере һәрвакыт беренче каралган. Бу бабай үлгәнче шулай дәвам итте. Ул мәрхүм булгач та, мәет сакларга килгән Зәйтүнә апа-авылның тол хатыны аңа рәхмәт укып: “Мансур, син бит безнең кебек толларның ярдәмчесе идең. Нинди генә гозер белән килсәк тә кире какмадың. Инде хәзер нишләрбез? Рәвиләң дә безнең кебек тол калды бит”,- дип елады.
Бу урында бабай белән әбием тормышының тагын бер матур ягын – аларның гаилә бәхетен, мәхәббәт тарихын ачасым килә. Әби мәрхүмә үләренә озак калмый бик яратып сөйләгән иде бу турыда. Бик күпләр өчен үрнәк иде аларның гаилә тормышы.
Алда язганымча, Мансур бабай яшьлегендә авылда «шәп» егетләр исемлегендә йөргән. Шулай булмый соң: үзе дини, хәлле гаиләдән, матур итеп җырлый. Сүзгә тапкыр, турысын әйтеп сөйләшүе, дөреслек яратуы да чын егетләргә хас. Төскә дә чибәр үзе! Киң җилкәләр, куе кара кашлар, каш астыннан көлеп караучы шаян зәңгәр күзләр! Өстәвенә машинада йөри. Аның сөйгәне булырга хыялланучылар күп була авылда. Тик күңел һаман «кабатланмас» ын эзли. Өйдәгеләр дә яхшы нәселдән, тәрбияле кыз көтә төп йортка.

Күрше Смәил авылы кызы Рәвиләнең (минем әбием) 17 се тулып кына киткән була. Зәңгәр күзле, куе кара чәчле, уймак борынлы чандыр кыз бала. Ишле гаиләдән ул. Өй тулы ир бала, шау-шу. Кечкенәдән шулар белән тәгәрәп үскәч, егетләр белән башкача дуслашып йөрүне уйламый да ул. Ир затындагылар аның өчен туганнары кебек. Шулай да бервакыт кичке уенга чыккач Мансурны күреп калган була. Дус кызлары бу егет турында күптән авыз суларын кортып сөйлиләр иде: «Шушы микәнни инде ул Мансур дигәннәре?!»- дип уйлап куя үзе.
Ә беркөнне авыл урамын тутырып, каршысына тузан туздырып бер машина килә. Ул Равилә белән тигезләшкәч шып туктады. Ишекне ачып елмайган Мансур бигрәк якыннан карый аңа. Үзе көлә, үзе хәлләрне сорый, үзе үтәли төбәп карый: «Рәвилә, утыр әйдә машинага, хатыным итеп алып кайтам». «Юк, нәрсә сөйлисең син, бармыйм беркайда да. Әттә, нәнә ни әйтер? Бармыйм». Егет тә тешләп өзә торганнардан, чигенергә уйламый да. Кызның күзләренә туры карый да, иң нечкә кылларына кагылып: «Нишләп, барырлыгың юкмени?»-ди. Бу сүзләр җитә кала, яшьлек юләрлеге башкача уйлап торуны кирәк тапмый машинага кереп утыра да, күрше авылга килен булып китеп бара Рәвилә. Егет йортында ачык йөз белән каршылыйлар аны, әти-әнисе килә, никах укыла, яңа тормыш башлана. «Шушылай яшисе микәнни инде ул ир белән?»-дип уйлана идем ди әби соңрак. “Бала-чага шау-шувы  басылмаган туган нигеземнән, тыныч кына яшәп яткан өлкәннәр янына килдем бит мин. Туган йортның шул гөрелдесе сагындырып үзәгемне өзде, бу тынычлыкка ияләнә алмый интектем. Үзем дә сабыйлыктан чыкмаган булганмын күрәсең, ир туганнарым белән рәхәтләнеп уйныйсым килә иде. Тик үз әнием коры торды: «Сагынсаң да торасы, сагынмасаң да, монда килеп күз яше күрсәтмә. Үзең теләп бардың, без көчләп бирмәдек»-, диде”.
Килен булып төшкән яшендә үк уразасын тоткан әби. “Июльнең кызу кояшы астында печән чапканда биттән тәгәрәгән тир тамчыларын ялардай булып эчәсе килә иде. Эшне бетереп кайткач кына, катыкка төшү хәйләсе белән суык базга төшеп утырып хәл ала идек”,- дип сөйли иде ул. Аңа 7 класс белем алырга насыйп булган. Кызлары сөйләвенчә, яшьрәк чакта ул матур әдәбият әсәрләре, шигырь китаплары укырга яраткан. Аннан соң ихласлык белән Коръән укырга кереште. Аның өчен һәрбер кеше үз, якын иде. Гайбәт сөйләгәнне яратмады, кеше сүзен кешегә йөртмәде. Һәрчак зирәк, сабыр була белде. Аңа бик күпләр киңәш-табыш сорап, эч бушатырга килә торган иде. Килендәше Раушания апа белән дә соңгы көнгә кадәр дус, тату яшәделәр. Мансурның апасы Наилә апа яшьли балаларын ятим калдырып үлеп киткәч тә, аның балаларын үз малайларыдай күрде. Аларны кайткан киткәндә мич ризыклары пешереп сыйлап, кунак итеп, “безнең малайлар” дип кенә йөртте ул.
Мансур бабай тормыш алып бара торган ир булып чыга. Малын да таба, йорт салып башка да чыгалар. Авылда беренчеләрдән булып машинасын да алалар. Рәвилә әбием тормышларының мондый җитеш булуыннан авыл халкы алдында читенсенгән дә хәтта. “Җиңел машина алгач та, анда утырып йөрергә ояла идем,- дип сөйли иде ул. Бүтән кешенеке булмаганга, алар каршында авыр булды». Бабай аны хөкүмәт эшенә чыгармаган: «Өйдә балаларны тәрбиялә, миңа син өйдә булгач тыныч. Үзем дә көн буе эштә бит”, -дигән. Тормышта төрле хәлләр булса да, кычкырышу-талашуны гаиләсенә кертмәгән әби. “Мансурның кәефе булмаса маллар янына чыгып китә идем, ә эшләрне бетереп әйләнеп кергәндә Мансур инде сүрелгән була. Балалар, гомер үтә дә китә ул. Сөешеп яшәсәң дә уза, ачуланып яшәсәң дә. Берегез кызганда икенчегез сабыр итә белегез”, — дип әйтә иде безгә дә. Әби белән бабай кайда барсалар да гел бергә йөрделәр. Бер вакыт шулай сабан туе алдыннан Рәвилә әбинең яңа күлмәк киясе килә. Бабайның гел эше чыгып тора, вакыты булмый. Шуннан ул: «Мансур, мин хәзер әти кызы түгел инде синең хатының. Кеше дә мине Мансур хатыны дип карый»,- дип куя. Бу сүздән соң бабай аны машинага утыртып базарга алып төшеп китә. Күлмәкләрнең йә изүе ачыграк була, йә буе озынрак дигәндәй. Шуларның һәрберсен рәтләп, машинкада тегеп бирә иде аңа бабай.
Бер-бер артлы туган балаларының икесен җир куенына салырга туры килә аларга. 3 кыз бала: Рашидә, Рәхилә (минем әни), Фәнзилә тәгәрәшеп үсә. Әби хөкүмәт эшенә йөрмәгәч, бервакыт авылдаш хатыннары: «Эшләмәгәч пенсияң дә булмас инде синең»,- дип күңелен әрнетә, бу турыда бабайга әйткәч: «Бүгенге көндә кешедән ким яшәтмим бит сезне, алга таба да шулай булыр»,-дип кенә куя. Ул өйдә җон җегерләп мамык шәл, бияләй, җон наскилар бәйли иде. Кызлары очар кошлар булып туган нигездән таралышкач икәүдән — икәү генә калалар. Пенсиягә чыгуга умарта алам һәм авылга мәчет салдыртам дип хыялланган бабай бу теләгенә дә тугъры калган. Умартасын да алып җибәргән, дин нигезләрен өйрәнергә керешкән. Гарәп хәрефләрен Балтачка Җәлил хәзрәт, Малмыжга Камил хәзрәт янына йөреп иң элек үзе өйрәнә, аннан Смәил мәктәбендә укулар оештырып башкаларны өйрәтә башлый. Авылны мәчетле итүдә дә башлап йөрүче була ул, авылдашлары ярдәме белән мәчет салып чыгалар. Әле дә исемдә, мәчеткә кергән, чыккан һәр тиенне аерым дәфтәргә язып бара иде бабай. Кеше хакына керүдән, мәчет акчасын тотуда ялгышудан бик курка иде ул. Соңрак үзен имам итеп сайлыйлар. Сулышың шифалы дип авыл халкы өшкертергә йөрде үзенә. Никах уку, балага исем кушу, мәет озату, зиратны карау, аны өмә белән тәртиптә тотуны оештыру эшләрен башкарды. Ә әбием бабайның күләгәсендә кала бирде. Тик Мансурның һәр хезмәтендә, һәр уңышында аның өлеше зур икәнен якыннары күрә иде. Мансур мәчет эшләре белән йөри, өйдәгесе — Рәвиләдә, намазга җыенып чыгып китәргә кирәк — Рәвилә хәстәрләп җибәрә, өйгә кайтса — өстәлдә Мансур яраткан ризык, кибеттән ул яраткан тәм-том алына, нәрсәнедер киңәшләшәсе бар — ул кирәк. Тормыш шулай алга тәгәри. Бер-берсеннән бер көнгә дә аерылмый яшәделәр алар. Бабайның ахыр сулышына кадәр гел бергә булдылар. Җан биргәндә дә Ясинны Рәвилә әби укыды. Аерылу газабына сабыр итеп түзә белде. Бәргәләнеп еламады, Мансур яратмас диде.
Кайчандыр парлап балалар үстергән нигезендә Рәвилә әбием ялгызы калды. Әй, бу ялгызлык! Парлы вакытыңның һәр минуты искә төшеп сагындыра икән. Кызлары алып китсә дә бер атнадан озакка калмады, өенә ашыкты. Хәзер уйланып утырам. Бер-берсен тулыландырып яшәгән парлар аерылгач озак яшәми диләр. Рәвилә әбием ничек 5 ел түзде икән?! Ул кешеләрне яратты, аларга ярдәм итәргә ярата иде. Авылда каты авыручы булса хәл белергә бармый калмады, күрше тирәдәге ялгыз, авыру карчыкларны көн саен кереп ашатып булса да чыкты. Урамдагы бала-чага өчен кесәсендә һәрчак конфеты йөрде. Шулай итеп, ул үзен кирәкле тойгангандыр, мөгаен. Ә инде сагынуы артып киткән чакларда зиратка ашыкты, төннәр буе өстәмә намазлар укыды, бирелеп Коръән укый иде. Ә Мансур бабай төшләренә һәрчак кереп торды. «Авыртасын алдан белеп, берәр көн алдан төшкә керә»,- дип әйтә иде әби. Үләренә 2 атна кала бабай төшенә кереп мондый сүзләр әйтә: «Озак түзәсең калмады инде, Равилә, әз генә сабыр ит!» Аяк өсте йөреп торган, авыртам дип зарланмаган әбием бар кешене аптырашта калдырып кинәт кенә китеп барды. Ире алдан кисәткәнгәме, бар җирен ялт иттереп җыештырып, керләрен юып, пичләрен агартып, намазын укып менеп ята ул урынына. Үз ятагында йокы аралаш җан бирде. Бу авыр вакытта күңелемдәге хисләрем әбиемә атап язылган бәеттә чагыла.

Рәҗәп аеның өчесе
Кичке Ахшам вакытында.
Күбәләктәй җаның очты
Аллаһының хозурына.
Яныңда беркем юк иде
Һичкемне син борчымадың.
Нәкъ үзең теләгән кебек
Тыныч кына китеп бардың.
Фәрештәләр Ясин чыгып
Торганнардыр баш очыңда.
Аллаһ дусты булган адәм
Ялгыз булмый беркайчан да.
Яшьтән намазда булгансың
Уразаңны калдырмыйча.
Синдәй ихлас, изге җаннар
Җир йөзендә белмим ничә?!
Бабай белән гомерегез
Уртак иде, үрнәк иде
Күз карашыннан аңлашып
Яшәгән көннәр бар иде.
Һаваларда кыр казлары
Парлы оча, каңгылдаша.
Бакчагызда алмагачлар
Парлы килеш шау чәчәктә.
Иптәшеңнән аерылу
Бигрәк телгәли күңелне.
Ялгызларның хәле авыр
Тол хатыннар аңлар сине.
Бабайны сагынмый торган
Бер минутың булды микән?
Зәңгәр күзләреңдә сагыш,
Чәчләреңә чаллар иңгән.
“Чир киләсен алдан белә,
Мансур төшкә керә”,- диеп.
Әйтә идең дулкынланып
Әллә төшең, әллә өнең.
Бер-берсен яраткан җанны
Үлем аера аламени?
5 ел яшәдең бабайсыз
Бу 5 ел – бер гомер кебек.
Әйтә идең: гомер уза
Әрләшсәң дә, сөешсәң дә.
Парлы вакытлар бик рәхәт
Ярың булу җанга сихәт.
Күршеңдәге карт-карчыкның
Булышчысы була белдең.
Урамдагы һәр сабыйның
Якын дусты идең бит син.
Син үстергән җиләкләрнең
Эрелеге, татлылыгы!
Кушылганмы әллә аңа
Синең җаныңның аклыгы?
Мичтә пешергән пәрәмәч
Мәкләр сипкән, йөзе килгән.
Аның тәме үзгә, тәмле.
Синең дога сүзең сеңгән.
 Эч-серләрем сыя иде
Киңәш бирдең: “Сабыр бул!- дип.
Дога кыл син, сора, телә
Хәерлесен Аллаһ бирсен!»
Күңелем сине югалтуны
Аңлый алмый бәргәләнә.
Кайта алмыйм җеназаңа
Еракларда өзгәләнәм.
Тәрәз төбеңдә гөлләрең
Иртә-кичен тәкъбир әйтсен.
Һәрберебезнең догасы
Рухыңа рәхәтлек бирсен.
“Чү, туктале, елама!”-дип
Башымнан сыйпыйсың кебек.
Җәннәтләрдә курешик дип
Дога кылам узең кебек.
22.04.2015.

Коръәндә дә: “Начар  хатыннарга — начар ирләр, … яхшы хатыннарга — яхшы ирләр… (Коръән, 24:26) дигән сүзләр бар. Хак, адәм баласы җир йөзендә үзеннән соң нинди дә булса эз калдырырга тиеш, бу табигатьнең язылмаган кануны. Башкалар өчен файдалы эшләрме ул, тәрбияле балалармы, күркәм холык-фигельме…Ә минем өчен әби белән бабай чын мәхәббәт үрнәге күрсәтүче, иманлы, юмарт, сабыр, кешелекле җаннар буларак өлге.

0
This entry was posted in Гаилә, Дин, Хатын-кыз сыйфатлары. Bookmark the permalink.

2 Responses to Нәсел китабының бер бите (Әни ягыннан бабам Габдрахман улы Мансур һәм әбием Борһанетдин кызы Рәвилә гаиләсе)

  1. bigmarket says:

    Отличный интернет магазин хорошие скидки и бесплатная доставка
    http://bigmarket24.ru

  2. DJRobysmate says:

    Hello,

    0day Electro Scene Music: http://0daymusic.org

    *Choose payment method: BitCoin, Bank wire, WesternUnion, MoneyGram, Google Wallet, Webmoney.
    *IP restrictions: 3 IP addresses per user at the same time.
    *Overal server’s speed: 1 Gb/s.
    *Easy to use: Most of genres are sorted by days.
    *Server’s capacity: 126 TB 1990-2019.
    *More 11 years Of Archives.
    *No Waiting Time, No captcha,No Speed Limit, No Ads.
    *Never Deleted Scene Albums, Labels, Save Time And Money.
    *Updated On Daily: 20GB-50GB, 300-700 Albums 0-day WEB, Promo, CD, CDA, CDM, CDR, CDS, EP, LP, Vinyl…
    *Up Time: 99%
    *All Genre: House, Club, Techno, Trance, Dance, Italo-Dance, Eurodance, Drum and Bass, Psychedelic, Goa, PsyTrance, Progressive House, Electro, Euro-House, Club-House, Hardtechno, Tech-House, Dutch House, Minimal, Deep-House, Nu-Disco, Hardstyle, Hardcore, Jumpstyle, Electronic, Alternative, Alternative Rock, Ambient, Avantgarde, Ballad, Bass, Beat, Black Metal,Blues, Classical, Chanson, Country, Dance Hall, Death Metal, Disco, Ethnic, Folk, Folk-Rock, Funk, Gangsta Rap, Gothic Rock,Hard Rock, Heavy Metal, Hip-Hop, Indie, Industrial, Instrumental, Jazz, Jungle, Pop, Rock, Metal, Latin, Lo-Fi, New Age, Noise, Oldies, Pop-Folk, Progressive Rock, Psychedelic Rock, Punk Rock, Rap, Reggae, R&B, Rock & Roll, Soul, Soundtrack, Speech, Synthpop, Thrash Metal, Top 40, Vocal etc.
    *Account delivery time: 1 to 48 hours.

    Privat FTP 1990-2019:

    Plan A: 20 EUR — 300 GB — 30 dagar
    Plan B: 45 EUR — 900 GB — 90 dagar
    Plan C: 80 EUR — 2500 GB — 180 dagar

    Regards,
    0DAY Music

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.