“КОРЪӘН УКЫЙ АЛМАСАМ, ГОМЕРЕМНЕ БАШКА ОЗЫНАЙТМА ДИП ЯЛВАРДЫМ”. 122 ЯШЬЛЕК АППАЗ АГА ИЛИЕВ ТАРИХЫ

Россиянең иң олы яшьтәге кешесе, 122 яшен тутырырга әзерләнүче Аппаз Илиев турында күптән түгел телефильм күрсәтелде. Аны караган кеше битараф калмагандыр — Аппаз аганың язмышы тулы гыйбрәт икән бит! «Интертат» укучыларына да файдалы булыр дип, шушы фильмдагы мәгълүматларга нигезләнеп, Аппаз ага турында язма әзерләдек.

Бу аксакал карт 19 гасырда ук туган. Үсмер вакыты патша замынына туры килә, революция шахите була, Бөек Ватан сугышында катнаша. Ә иң газаплы истәлекләре — сөргенлек еллары белән бәйле. Советлар Союзы таркалган вакытта бабай инде гомер үренә менеп барган яшьтә була.

Аппаз Илиевка берничә көннән 122 яшь тула. Озын гомерле булуы белән ул “Россия рекордлар һәм уңышлар” китабына кертелгән. Йөзъяшәр карт үзе: “Бу доньяда бик озак яшәдем инде. Тик шулай да үләсем килми, әле бераз гына булса да тагын яшисем килә. Аллаһы Тәгалә бу доньяны шулай яраткан: һәр нәрсәнең үз вакыты”, — ди.
«Коръән уку сәләтен гомер буена онытмадым»
Аппаз бабай 1896 елда таулы төбәктә – Ингушетиянең Гули авылында туган. Бөтен гомере шушында – тауларда уза аның. 7 яшендә көтү көтәргә чыгып киткән.

— Шуннан бирле бер борчусыз балачагым белән сауббуллашып, мең мәшакатьле тормыш көтә башладым. Авырлыкларны күп күрдем. Баштан кичкәннәрне сөйләсәм – кеше ышанмас. Үсмер чакта тимер сабан юк иде, агач сука белән җир эшкәрттек. Игенне үзебез утырттык, үзебез җыйдык. Революциягә кадәр авылда муллага йөреп Коръән укырга өйрәндем. Аннан соң безнең гаиләне кулак дип таныдылар, укуны ташларга мәҗбүр булдым. Идарәгә Сталин килгәч, безнең бөтен хуҗалыгыбызны тартып алдылыр. Тик шулай да Коръән уку сәләтен гомер буена онытмадым. Совет чорында намаз укырга, Аллаһка ышанырга ярамаган вакытта да Изге китапны укуны ташламадым. Ул миңа авыр чакта күңелемне җылытып, ышаныч уята иде, — ди бабай.

Ә менә соңгы елларда бабайның күз күрүе начарланган, берничә ел Коръән укый алмый торган. Моңа ул бик борчылган. «Болай дәвам итәсе булса — гомеремне башка озынайтма», — дип, намазларыннан соң Аллаһка дога кыла ул.

Могҗиза дими, ни дисең: күптән түгел Аппаз аганың туганы, күз авыруларын дәвалаучы клиника җитәкчесе хирург Йосыф Байсагуров аңа зур бүләк ясаган: бер күзенә операция ясап, бабайның күз күремен яхшыртуга ирешкән.

Аппаз бабайның 8 баласы, 35 оныгы, 37 оныкчыгы бар. Аның беренче хатыны яшьли үлеп киткән. Икенче хатыны белән 8 бала тәрбияләп үстергәннәр.

Зирәк карт тәрбия бирүдә топ рольне хатын һәм әни кеше уйный ди. Хатының яхшы нәселдән икән, балаларың да әйбәт, тәрбияле була. Өйләнгәндә иң элек хатыныңның әнисенә, әбисенә карарга кирәк, — ди ул.

Сөргенлек еллары, меңләгән кешеләрдәге кебек үк, Аппаз бабай тормышында да җан өшеткеч хәтирәләре белән уелып калган.

— Безне, 11 кешелек тулы бер гаиләне — барыбызны да сөргенгә озаттылар. Өйгә икебез генә: мин һәм апам гына әйләнеп кайттык. Калган туганнарым барысы да үлделәр. Мин ул вакытта авырый идем, хәлсез идем. Бүгенгедәй хәтерлим: әнине калдырасым килми — аның да бер дә хәле юк, көчкә сөйрәлеп бара. Үзем аны өстерим. Арттан ике автоматын аркага терәп солдат мине куалый, тизрәк барырга куша…”

«Тормыш яхшырган саен кешеләр әшәкеләнә бара»

Тормыш салган яралар зур булса да, бүгенгә кадәр акыл-зиһене яхшы сакланган Аппаз аганың. Балалары, оныкларына киңәш-табыш итешергә бүген дә кирәкле кеше ул. “Бабай соңгы вакытка кадәр үз хуҗалыгын үзе алып барды. Хәзер инде авырлык белән йөри. Шулай да өйдә генә утырмый, бакчада, хуҗалык тирәсендә кыштырдый”, — диләр туганнары.

Йөзъяшәр карт тормышта иң кирәклесе дип гадел һәм намуслы булуны, кешеләрне хөрмәт итәргә кирәклеген атый.

— Тик, кызганыч, яшәү шартлары яхшырган саен кешеләр, киресенчә, әшәкеләнә бара. Без кешеләрне, туганнарны ярата идек, аралашып яшәдек. Ир-атның намусы – ул аның әйткән сүзендә тора белүе, — ди ул.

Бабай үзе һәрчак дөреслекне яраткан, артыгына кызыкмаган, гомер буе эшләп яшәгән.

— Әгәр тормыш юлын кабат узарга мөмкинлек булса, мин шулай ук яшәр идем. Тик күбрәк гыйбәдәт кылып, Аллаһы Тәгаләгә тагын да якынаерга тырышыр идем, — ди.

Гомер озынлыгының серен ул Аллаһы Тәгаләнең бер бүләге дип саный.

— Ул күпме бирә, кайчан ала – берсе дә бездән тормый. Гомер буе эш сөйдем, тауларда яшәдем. Бүген дә намазымны калдырмыйм.

Мондый кешеләр турында ишеткәч, теләсәң-теләмәсәң дә үлем турында уйлыйсың. Гомер дигән кыйммәтле бүләкнең кемгә күпме язылуы барыбызны да кызыксындыра. Озаграк яшисе, күпне күрәсе килә. Тик доньяның бернинди байлыкларына да сатып алып булмый торган гомер озынлыгы – Аллаһы Тәгаләнең бер могҗизасы булып кала. Ә инде 100 нең аръягына чыккан аксалларның тормыш рәвеше, гасырлар дәверендә сыналган тәҗрибәсе безнең өчен үрнәк.

http://www.intertat.ru

0
comments powered by HyperComments
This entry was posted in Гаилә, Дин. Bookmark the permalink.