Зәңгәр күзле улым

Әти белән әнине иң куркытканы шул булды: балалар тугач, килен аларны ничек тәрбияләр икән? Дини тәрбия күбрәк әни кешедән килә бит, үз ягына тартмасмы, нәсел дәвамчылары Ислам динен куәтләүчеләр була алырмы? Сораулар, сораулар…

Зөфәр аларның көтеп алган бердәнбер уллары. Касыйм хәзрәт улының зәңгәр күзләреннән күзен алмый гына: «Зөфәр булсын», — диде. Әлфиясенә дә ошады бу исем. Томырылып караучы бу зәңгәр күзле малайны күргән кеше курчакка ошатты. Кыяфәте генә түгел, тәртибе дә матур булсын дип тырышты әти-әнисе.

Зөфәр мәктәптә дә яхшы укыды, гаиләсе янына басып намазын да вакытында үтәде. Урта мәктәпне тәмамлагач, әтисе ярдәме белән чит илгә дини белем алуын дәвам итәргә кузгалды.
Күрше-тирәдә күпме балалар тәртипсез тормыш рәвеше алып бара. «Әти-әни ни карый микән? Ничек балаларны шул рәвешле кулдан ычкындырып була?» Касыйм хәзрәт тормыш иптәше белән бу турыда еш сүз куерта иде. Ә язмыш үз җавабын соңрак әйтте.

5-6 елдан Зөфәр укуын тәмамлап туган якларына кайтты. Инде бу вакытта аңа Коръәнхафиз дәрәҗәсенә күтәрелергә дә күп калмаган иде. Белгән кешеләр зур өметләр багъладылар егеткә. Тик озакламый Людмила исемле марҗа кызы белән очрашып йөрүе билгеле булды егетнең. Яшьләр озакка сузмады, кавышты һәм кыз ягына китеп барды. Әти белән әнине иң куркытканы шул булды: балалар тугач килен аларны ничек тәрбияләр икән? Дини тәрбия күбрәк әни кешедән килә бит, үз ягына тартмасмы, нәсел дәвамчылары Ислам динен куәтләүчеләр була алырмы? Сораулар, сораулар… Бу сораулар күпме җаннарны тынычсыз итә, йокыны качыра, дөнья гамен югалттыра. Тик бездән өстенрәк булган көч, бу хәлләргә бөтенләй көтелмәгән борылышлар өсти, нәтиҗәне бөтенләй без уйламаганча ясап куя. Аның бөек зирәклегенә, тормыш сабагына безнең адәм акылы җитми дә кайчак!

«Зөфәр хатынының диненә күчте. Ул мөэмин мөселман түгел хәзер». Җомгадан соң җыелган кешеләргә бу хәбәрне үзе җиткерүне кулайрак санады Касыйм хәзрәт. Кешедән яшерүдән ни мәгънә? Барысын да күрүче, белүче барында. Әйтте. Күз яшьләре яңак буйлап акты, тәне калтырап сүзләре өзелеп чыкса да әйтте. Күзләрендә бу вакытта нәфрәт идеме, өметсезлекме әллә куркумы, кем карасын?! Әлфиянең генә йөрәге бер туктамый теләк тели: «Йә, Раббым минем гаиләмне һәм үземне намазлы, иманлы ит. Йә, Аллаһ! Минем догаларымны кабул ит! Безнең Раббыбыз! Мине, әти-әниемне һәм иман китерүчеләрне Хисап бирү көнендә гафу ит!” (“Ибраһим” догасы, 14:40-41)

http://intertat.tatar

0
comments powered by HyperComments
This entry was posted in Балалар, Гаилә, Дин. Bookmark the permalink.