Барлык чирләрдән дә коткаручы Коръән сүрәсе

Халык телендә аны “Әлхәм” дип йөртәләр. Коръәннең үзәге саналучы – “Фатиха” сүрәсе турында сүз. «Фатиха» сүрәсе — Коръәни Кәримнең беренче сүрәсе, аннан башка намаз уку дөрес түгел.

Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм «Фатиха»сыз кылынган намазның җиренә җитмәве һәм хаталы булуы турында кабат-кабат әйткән. “Фатиха” — үлемнән кала башка бөтен чирләрне дә җиңәргә сәләтле, — диелә хәдистә.

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллииин. Әәмиин».

Мәгънәсе: “Рахмән һәм Рахим булган Аллаһының исеме белән башлыйм. Дан, мактау галәмнәрнең Раббысы (тәрбиячесе) булган Аллаһыга хастыр. Ул Мәрхәмәтле вә Рәхимледер. Кыямәт көненең бердәнбер хуҗасы — Улдыр. Тик Сиңа гына гыйбадәт кылабыз, Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Безне туры юлга, үзең нигъмәтләр биргән кешеләрнең юлына күндер! Газапка дучар булганнар һәм адашканнар юлына түгел! Аллаһым, кабул ит».

Пәйгамбәребездән килгән мөбәрәк хәдисләрдә бу сүрәнең бөеклеге турында тагын мондый сүзләр бар:

“Кем Әл-Фатиха һәм Әл-Ихлас сүрәләрен укый, Коръәннең яртысын укыган кебек була”.

“Кем, өйгә кергәч Әл-Фатиха һәм Әл-Ихлас сүрәләрен укый, Аллаһ бу йортка бәрәкәт, муллык һәм тынычлык бирер”.

“Кем дә кем йоклар алдыннан Әл-Фатиха һәм Әл-Ихлас сүрәләрен укый, үлемнән кала барлык күңелсезлекләрдән имин булыр”.

“Әл-Фатиха” сүрәсенә күп серләр салынган. Ул Аллаһы Тәгаләнең безгә җибәргән сөекле илчесе Мөхәммәд Мостафа салләлаһү галәйһи вә сәлләм өйрәткән илаһи бер дога да.

Анда Аллаһы Тәгаләнең кайбер исемнәре, сыйфатлары телгә алына. Бу сүрә намазларның һәр рәкәгатендә бер мәртәбә укыла. Шулай итеп, бу сүрә бер көндә иң аз дигәндә утыз-кырык тапкыр укыла.

Башка чара булышмаганда да…

Пәйгамбәребез заманында, Гарәп кабиләләренең берсендә зур дәрәҗәле кешене чаян чаккан. Нинди генә чаралар куллануга карамастан, аны дәвалап булмаган. Бары тик, Әбү Сәгыйд әл-Худри «Фатиха» сүрәсен укыганнан соң гына, хастаның хәле яхшырган. (Бохари)

Хәдистән күренгәнчә, әлеге сүрәне һәр төрле авыртулар вакытында Аллаһтан шифа сорап укырга кирәк. Шулай ук нинди дә булса куркыныч янаганда яки күңелгә тыныч булмаган, борчулы вакытларда 10 тапкыр “Әл Фатиха” сүрәсен укып өшкерү, Аллаһтан ярдәм сорау файдалы.

“Күктән иңгән ике нур”

Ибне Габбастан риваять ителгән бер хәдистә болай диелә: ”Җәбраил фәрештә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) янында утырганда югарыда ишек ачылган тавышка ошаган бер тавыш ишетте. Башын югары күтәрде: «Һичшиксез, бу һичбер вакыт ачылмаган бер ишек, — диде. Аннан бер фәрештә иңде һәм: «Бу җир йөзенә иңгән бер фәрештәдер ки, моңа кадәр аның иңгәне юк иде», — диде. Сәлам биргәч: «Бары тик сиңа гына бирелгән һәм сиңа кадәр һичбер пәйгамбәргә бирелмәгән ике нур белән шатлыклы хәбәр сиңа китердем. Бу ике нур «Фәәтихәтүл-китәәб» белән «Бәкара» сүрәсенең ахырыдыр. Боларда укылачак һәрбер хәреф өчен теләгәнең һичшиксез биреләчәктер», — диде.

intertat.tatar

0
comments powered by HyperComments
This entry was posted in Дин. Bookmark the permalink.