Балаларны саклау өчен укыла торган догалар

Ислам дине һәр эш һәм гамәлне Аллаһ исеме белән башларга өйрәтә. Шул очракта Аның ярдәменә һәм саклавына өмет бар. Тормышның иң зур зиннәтләре — балаларыбызны да бәла-казалардан, чирдән, күз тиюдән саклау өчен без, мөселманнар, Коръән сүрәләренә һәм Пәйгамбәребез салләллаһу гә­ләйһи вә сәлләм өйрәтеп калдырган догаларга мөрәҗәгать итәбез.

Коръәндә иң бөек аят саналучы Аят әл-Күрсине уку.

Татар телендә гарәпчәдә булган бөтен хәрефләр дә юк, шуңа күрә, файдасы күбрәк булсын дисәгез, сүрәләрне дөрес итеп гарәпчә укырга өйрәнергә тырышу кирәк.

“Әгүүзү-билләәһи-минәш-шәйтаанир-раҗииим Бисмил-ляяһи-рраһмаани-ррахиим. Аллааһу ләә иләәһә илләәһүү әлхәййүл кайюум, ләә та — хузухүү синәтүү-үә ләә нәүүүм, ләһүү мәә фис-сәмәәүәәти үә мәә фил-ард, мәң зәл-ләзии йәшфәгу гиңдәһүү илләә би изниһ, йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм үә ләә йүхиитуунә би шәйим-мин гильмиһии илләә би мәә шәә‘а, үәсига күрсийюһу ссәмәәвати үәль-ард, үә ләә яудуху хифзухума үә һүвәль- галийюль-газыыыйм”.

Мәгънәсе: “Һәрбер күркәм сыйфатны җыйган Зат, гыйбәдәт кылына торган һичбер хаклы зат юк, мәгәр һәрбер күркәм сыйфатны җыйган Аллаһы Тәгалә генә. Ул Аллаһ терек, һаман халык белән идарә итеп торучы. Ул Аллаһы Тәгаләне ару һәм йокы тотмас, ягъни Аллаһы Тәгаләдә йоклау һәм ару сыйфатлары юк. Күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләр Аллаһы Тәгаләнеке. Аллаһы Тәгалә каршында шәфәгать кылучы кем бар, ягъни һичкем шәфәгать кыла алмас, мәгәр Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте белән генә шәфәгать кылыр. Аллаһы Тәгалә кешеләрнең алларында һәм артларында булган нәрсәләрне белер. Бәндәләр Аллаһы Тәгалә белгән нәрсәдән һичнәрсәне камил белмәсләр, мәгәр Аллаһы Тәгалә белдерергә теләгән нәрсәне генә белерләр. Аллаһы Тәгаләнең көрсисе күкләрне һәм җирне сыйдырды. Дәхи Аллаһы Тәгаләгә күкләрне саклау авыр булмас. Аллаһы Тәгалә Шәрикләрдән (иптәш) пакъ булучы». (“Һәфтияк Шәриф” китабыннан алынды).

“Фатиха”сүрәсен уку. Аны уку — үлемнән кала башка бөтен чирләрне дә җиңәргә сәләтле, — диелә хәдистә.

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллииин. Әәмиин».

Мәгънәсе: “Рахмән һәм Рахим булган Аллаһының исеме белән башлыйм. Дан, мактау галәмнәрнең Раббысы (тәрбиячесе) булган Аллаһыга хастыр. Ул Мәрхәмәтле вә Рәхимледер. Кыямәт көненең бердәнбер хуҗасы — Улдыр. Тик Сиңа гына гыйбадәт кылабыз, Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Безне туры юлга, үзең нигъмәтләр биргән кешеләрнең юлына күндер! Газапка дучар булганнар һәм адашканнар юлына түгел! Аллаһым, кабул ит».

Ихлас, Фәләк, Нәс сүрәләрен уку.
Һәр көнне йоклар алдыннан һәм йокыдан уянгач, Коръәннең соңгы өч сүрәсен – “Әл-Ихлас”, “Әл-Фаләк” һәм “Ән-Нәс” сүрәләрен укып, үзеңне, балаларны сыпыру, өшкерү файдалы. Болай эшләгән кешенең бөтен начарлыклардан имин булуы хакында хәдистә искәртелә. Моннан тыш, бу сүрәләр балаларны яман күзләрдән саклау өчен дә укыла.

“Әл-Ихлас”

“Бисмил-ләәһи-ррахмәәни-ррахиим. Куль һува ллааху әхәде. Аллааһу ссомаде. Ләм ялиде үә ләм йүуләде. Үә ләм йакул-ләхүү куфуван әхәде”

Тәрҗемәсе: “Әйт син, әй Мәхәммәд галәйһиссәләм: “Ул Аллаһ һич тиңдәше һәм охшашы булмаган ялгыз бер генә Аллаһ. Һичнәрсәгә, һичбер мәхлукка ихтыяҗы юк, бәлки һәр мәхлукның хаҗәтен үтәүче Аллаһ. Ул һичкемне тудырмады һәм һичкемнән тудырылмады. Һәм Аңа һичбер зат тиң булмады”. (“Һәфтияк Шәриф” китабыннан алынды).

“Әл-Фәләк”

“Бисми-лләәhи-ррахмәәни-ррахииим. Куль-әгүүзу-бираббиль-фәләк̣ы. Миң-шәрри-мәә-халәк̣ы. Үә-миң-шәрри-г̣аасик̣ыйн-изәә-үәк̣абе. Үә-миң-шәррин-нәффәәсәәти филь-гүк̣аде. Үә-миң-шәрри-х̣әәсидин-изә-х̣әсәде”.

Тәрҗемәсе: “Әйт син, әй Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Мин сыгынамын таңны тудыручы Раббыма, Аның күренеп һәм күренмичә килә торган һәртөрле зарарларыннан. Бар кылынган, яратылган һәм мәхлүкның нинди булса да зарарыннан. Һәм караңгы төннең зарарыннан сыгынамын, һәркайчан караңгылыгы белән җир өстен капласа. Дәхи сихер төеннәренә өрүче сихерче хатыннар явызлыгыннан, зарарыннан сыгынам. Һәм көнче дошманның явызлыкларыннан, зарарларыннан сыгынам, һәркайчан ул көнчелек ачуы белән зарар тидерергә теләсә”. (“Һәфтияк Шәриф” китабыннан алынды).

“Ән-Нәс”

“Бисми-лләәhи-ррахмәәни-ррахииим. Куль-әгүүзү-бираббин-нәәәс. Мәликин-нәәәс. Иләәhин-нәәәс. Миң-шәррил-үәсүәәсиль-ханнәәәс. Әлләзии-йүүәсвисү-фии-с̣удуурин-нәәәс. Минәл-җин-нәти-үән-нәәәс”.

Тәрҗемәсе: “Әйт син, әй Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Адәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга сыгынамын. Адәмнәрнең патшасы булган Аллаһыга сыгынамын. Адәмнәрнең гыйбадәт кыла торган Илаһәсе булган Аллаһыга сыгынамын. Чигенә-чигенә саваплы эштән тыеп, гөнаһлы эшкә өндәп, вәсвәсә кылучы затларның зарарыннан. Ул ханнәс адәмнәрнең күңеленә явызлыкны сала. Ул ханнәс җеннәрдән дә һәм адәмнәрдән дә була”. (“Һәфтияк Шәриф” китабыннан алынды).

Пәйгамбәребез салләллаһу гә­ләйһи вә сәлләм оныклары Хәсән белән Хөсәенне төрле яманлыклардан саклау өчен бу доганы укыган:

Әгузу би-кәлимәти-лләхи-ттәммә; мин кулли шәйтанин уа хамма; уа мин кулли гайнин ләмма.

Мәгънәсе: “Мин сезне ике дөньяда булучы һәртөрле явызлыктан, һәрбер агулы еланнан һәм һәрбер яман күздән саклауны Аллаһка тапшырам”.

Али р.г. сөйләгәннән: “Берсендә минем улларым Хәсән белән Хөсәен күз тию нәтиҗәсендә авырый башладылар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу гә­ләйһи вә сәлләм яраткан оныкларының авыруын күреп моңсуланып кала. Шунда Җәбраил фәрештә аңа мондый дога өйрәтә:

“Аллаһуммә зәә султаанил газыыйм, зәәл мәннил кадыыйм, зәәл уаҗһил кәриим, уәл кәлимәәтит тәәммәти, уәддәгаваатил мустәҗәәбәәти гаафи (бу урында баланың исеме әйтелә) мин әнфусил җинни уә әгйуни инс”.

Мөхәммәд салләллаһу гә­ләйһи вә сәлләм бу доганы 7 тапкыр укыганнан соң оныклары берни булмаган кебек уйнарга тотыналар. Шуннан соң Пәйгамбәр салләллаһу гә­ләйһи вә сәлләм әйтә: “Үзегезне, хатыннарыгызны һәм балаларыгызны бу дога ярдәмендә саклагыз”-ди.

http://www.intertat.ru

0
comments powered by HyperComments
This entry was posted in Балалар, Гаилә, Дин. Bookmark the permalink.